Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күмелгән китап

Әтием, Бөек Ватан сугышында катнашкан Шәмгүн Сәгъдәтша улына багышлана.

Камил Сәгъдәтшин

Күңелемдә йөрткән вакыйгалар никадәр генә кызыклы, мавыктыргыч булмасын, гомер узган саен, онытыла бара. Күп кенә хәлләрнең әһәмияте кимегән сыман тоела башлый икән. Кайчандыр мөһим саналган вакыйгалар да томан эчендә калган кебек.

Мин бу гап-гади хакыйкатькә шактый соңарып, гомерем көзе якынлашканда гына төшендем. Югалтуларның беразын булса да искә төшереп булмасмы, дигән өмет белән балачакка кайтып, инде онытылып барган хәлләрне яңадан хәтердә яңартырга булдым.

Беренче бүлек

... Өченче сыйныфта укыганда, әтигә ияреп, ферма йортында  каравыл торырга бара идем. Анда электр уты төн буена янып чыкса да, сүз әйтүче юк. Колхоз эшеннән арып кайткан әти, юеш аркасы җылы мичкә тию белән, йокыга тала. Миңа исә үз җаем белән бер-ике тапкыр ферма малларына күз салып чыгарга туры килүне исәпкә алмаганда, каравыл өендә җан рәхәте.

Җайсызрак ягы да бар барын. Буаз сыерлар бозаулый башласа, түбән очта яшәүче ветврач Нигъмәтҗан абыйны чакырып китерәсе була. Андый төннәрне китап уку кайгысы да онытылып тора. Кайчагында төн ката китап укып чыкканга әтинең дә эче пошкан чаклар була.

- Ни нәрсәсен табасың инде шул китапның?

- Кызык бит. Сугыш турында...

- Юкны сөйләмә. Сугышның кызыгы булмый. Ходай күрсәтмәсен.

Әти чынлап торып кызыксына башлый.

- Кем язган инде ул китапны?

- Нәби Дәүли. “Яшәү белән үлем арасында” дип атала. Сугышта күргәннәрен язган...

Сүзләремне раслар өчен китапның бер урыныннан өзек укып күрсәтәм. Язучының әсирлектә калып, фашист концлегеренда күргәннәрен әти тыныч кына тыңлый алмый. Күзләрендә яшь ялтырап китә.

- Каян белеп язган? Минем баштан үткән хәлләр бит бу!

Миңа мавыктыргыч булып тоелган хәлләрне сугышның бар әчесен үз җилкәсендә татыган, концлагерьның нинди икәнлеген бик яхшы хәтерләгән кеше үзенчә кабул итә бугай. Әтинең сугыш турында сөйлисе дә, үз башыннан үткән хәлләрне искә төшерәсе дә килми. Укытучым Җамал апа аны әллә ничә тапкыр мәктәпкә чакырып, балалар алдында үз башыннан үткән хәлләр турында сөйләвен сораса да, ризалашмавы да тикмәгә түгелдер.

Шулай да, якын туганы, сугыштан авыр яралар белән кайткан Хәсәнҗан абый белән сөйләшеп утырганнарын качып кына тыңлаганым бар минем.

- Фашист дигән явызга каршы торыр өчен баштарак корал булмады, корал, - дип өзгәләнә Хәсәнҗан абый. Алар, матайга атланып, очып кына киләләр дә безнең якка автоматтан тырылдаталар. Баш күтәрергә ирек бирмиләр. Бездә - винтовка, патроннарны да санап кына бирәләр. Анда да, соңгысын үзеңә калдырасы. Немецлар атып туйгач, әбидкә кайтып китә. Аларда ашау вакыты сәгатькә карап.

Әти аны бүлдерми тыңлый. Хәсәнҗан абый аңардан берничә айга олырак. Аннары, сугыштан алган яралары да гел сызлап аптырата. Окопта чагында янәшәсенә снаряд төшеп, тереләй кабергә кергән кеше ул. Ярый әле, күреп калып, иптәшләре казып алган.

- Аңыма килсәм, тирә-ягымда яңа гына исән - сау булган иптәшләрем аунап ята. Кайсы үзәкне өзеп ыңгыраша, кайсы аңсыз бугай. Мин дә бар көчемне җыеп, “Синатар, синатар”,- дип кычкырам. Ишетүче дә юк. Күпме ятканмын, белмим. Төш сыман гына хәтерлим. Синатарлар өстерәп кайтып, госпитальгә тапшырган. Күземне ача алмасам да, тирә-якка колак салып ятам. Берәү әйтә: “Моның аңына киләсе юк. Урын алып тормасын, үлгәннәр янына чыгарыйк”,- ди. Аларга нәрсә? Минем үләсем килми. Өйдә хатын, балалар көтә. Елга якын бүлнистән бүлнискә йөрткәч кенә, өйгә кайтып егылдым. Йөрим хәзер амбар каравыллап. Хәтерлисеңдер, сугышка киткәндә гринадирдай егет идем бит...

Инде әти дә сүзгә кушылып китә:

- Безне плиннән белорус егете алып чыкты. Аңарчы ике тапкыр качып карадык. Эләктерделәр. Этләрдән талатып үтерә яздылар. Аләксандр исемле белорус малае яшь кенә булса да, башлы булып чыкты. Җаен туры китереп, плиннан өч кеше кача алдык. Башта урманда яшеренеп яттык. Аләксандрның төрле телләр белүе дә ярап куйды. Ашарга ул юнәтмәсә, эшләр начар иде. Фронт та ерак түгел, туп тавышлары ишетелә. Тик фронт аша ничек чыгасың?

Ул якларда юллар шәп. Коеларны да бетоннан зур итеп, түгәрәкләп эшлиләр. Шахта сыман бер ташландык коега төшеп, безнекеләрнең килгәнен көтә башладык. Ярый әле кое төбендә су бар. Дүрт тәүлек утырдык. Янәшәдә - мәшхәр. Безнекеләр катюшадан сиптерә. Снарядларны склады белән яудыралар сыман. Их, дибез, сугышның башында булса икән ул...

Мин Ходайдан сорыйм, пышылдап, белгәннәремне укыйм. Белорус әйтә: “Безнең өчен дә теләк телә, бәлки ярдәме тияр”,- ди. Ходайның рәхмәте, тәки исән калдык. Берзаман русча кычкырган тавышлар ишетелә башлады. Әкрен генә өскә чыктык. Үзебезнекеләр... Шатланырга өлгермәдек, шалт, особый отделга. Озакламый штрафбатка озаттылар. Исән кайтырмын дип өметләнмәдем дә.

...Мин ул вакытта инде өченче класста укый идем бугай. Сан саен булмаса да, ара-тирә районда чыга торган “Яңа тормыш” гәҗитендә мәкаләләрем басыла. Кирәк бит: әтинең сугышта күргәннәре турында язма  чыкты. И сөендем бу хәлгә, и сөендем. Әтигә генә шатлык китермәде ул. Нәрсәдәндер шикләнеп тә калды бугай. Сугыштан тагып кайткан орден-медальләре дистәдән артык булса да, Сталинның “әсирлектә булганнар”га мөнәсәбәте күпләрне куркып яшәргә мәҗбүр итте ул елларда. Шулай да, бер көнне каравыл өендә нидер язып утыруымны күргәч, түзмәде:

- Кулың бик кычыта икән, ачлык елларындагы гыйбрәтләрне яз! - диде.- Бөтен авыл кырылып бетә язды бит. Ул чакта мин синең яшьләрдә идем. Ачлыктан көн саен кешеләр үлә башлады. Безнең дә бер-бер артлы бабай белән әби, аннары кечкенә энем китеп барды. Өйдә көн саен Урта Азиягә күченеп китү турында сөйләшәләр. Ташкентта җылы, җимеш тә күп икән. Чыбык очы туганнар да булырга тиеш, диләр.

Без авылда ишле нәселдән идек. Әти дә мәдрәсәдә укыган, диндар, ул заман өчен гыйлем иясе кеше иде. Октябрь инкыйлабына кадәр үк патша фәрманы белән безнең авылда ачылган урыс телен өйрәтә торган махсус мәктәптә укыган. Дүрт меңнән артык кеше яшәгән авылда патша армиясе өчен солдатлар әзерләү максатында ачылган уку йортында дөньяви белем дә биргәннәр. Өстәвенә, әти гарәпчә дә яхшы белә. Язга чыкканда өйдә булган вак-төяк мал-мөлкәтне арзанга гына сатып, юлга әзер идек. Кояш җирне җылыта башлау белән нәселебездән тугыз кеше юлга кузгалдык. Мин арада иң кечкенәсе. Баштарак мине авылда калдыру турында сүз барды бугай. Әнинең күз яшьләре башкаларны да йомшартты. Мине дә үзләре белән алдылар.

Әти сөйли тора, мин язам. Баштарак искә төшерерлек итеп, кайбер урыннарын гына теркәп куям. Аннары амбар кенәгәсенә күчерәм. Язам да язам. Күз алдымнан тулы бер тарих уза. Йорт-җирләрен юк-бар бәягә сатып, ничек итеп юлга җыенулары, юлда күргән маҗаралы хәлләр... Поезд тукталышында ниндидер чегәннәргә ошаган кешеләрнең соңгы ризыкларын, гаилә өчен гел кирәк булган чәйнекләрен талап калулары, Ташкентка җиткәнче ике тапкыр башка поездга күченеп утырулары, барысы да дәфтәр битенә төшә.

“Ташкент дигәннәре дә безне көтеп тормаган икән. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, вокзалда куна-төнә яши торгач, үземнең ниндидер куркыныч чир эләктерүем билгеле булды. Тиф түгелме, дип шикләнделәр. Бу зәхмәттән котылып калу юк икән. Чыкмаган җанда өмет бар дип, кичекмәстән бүлнискә ятасы. Әти-әни, абый-апа, туганнар елый. Җитмәсә, безне чик аша Төркиягә чыгарырга тиешле кеше дә ашыктыра. Билгеләнгән вакытка бармасаң, аннары тагын озак көтәсе икән. Мине бүлнискә салудан башка юл калмагандыр инде.

Минем хәл исә көннән-көн авырая бара. Өмет аз булгандыр инде. Бүлнис тирәсендә эшләүче бер урыс агае белән сөйләшеп, килешкәннәр дә, Төркия якларына дип юлга кузгалганнарын да соңыннан гына белдем. Урнашкач, кайтып алырга сүз беркеткәннәр.

Ходайның рәхмәте, мин айдан артык үлем белән тартышканнан соң, әкренләп савыга башладым. Мондый чирдән бик сирәк кеше исән калуын әледән әле искәртеп торсалар да, яшисем, әти-әни, туганнарымны эзләп табасым бик килә иде шул.

Бүлнистән чыккач та, иң беренче сорау кая барырга, ни эшләргә? Ташкент - зур шәһәр. Көннәр буе бүлнис тирәсендә, кая туры килсә шунда кунып яши торгач, көтәргә җиңелрәк булыр дип, теге урыс агаена булыша башладым. Тамак хакы да бар бит әле. Барис дәдәй мине кызганыптыр, өенә алып кайтты. Минем тирәләрдә ике кызы да, хуҗабикә апа да шатланган кебек каршылады.

Тугыз яшьлек малай алагаем зур шәһәрдә кая бара, ни эшли алсын? Шул, абзар-кура тирәсендә, бакчада эшләп йөрдем. Бераз вакыт булса, бүлнистән ике чакрым чамасы ераклыктагы тимер юл вокзалына йөгерәм. Әти-әни мине менә-менә кайтып алырлар дип өметләнәм. Кеше-кара күрмәгәндә, елап алам да, тагын Барис дәдәйләргә кайтам.

Адәм баласы барысына да күнегә, ияләшә бит ул. Минем дә барысы да ярыйсы гына. Күршедә яшәүче үзбәк абый әйтүенчә, “тәнемә ит куна башлады”. Бер нәрсә: Барис дәдәй ашап-эчәр алдыннан гаиләсе белән өй чатындагы тәре каршына басып, чукына-чукына гыйбәдәт кыла. Миңа да шулай эшләргә куша. Шунысы гына күңелгә тия. Көпә-көндез урыска әйләнәсе килми бит инде...

(Дәвамы бар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев