Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучы үз хокукларын белергә тиеш

Без барыбыз да кулланучылар - көн саен нинди дә булса товар сатып алабыз һәм хезмәт күрсәтелә. Ләкин сатучылар гына кешеләргә һәрвакыт яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтә дип әйтеп булмый. Сәүдә нокталарында сатучыларның тупаслыгы, сыйфатсыз товар сату очраклары һәрберебезгә таныш. Шуңа күрә һәр кеше үз хокукларын белергә тиеш.

Беренче чиратта, кулланучылар яхшы сыйфатлы, икенче төрле әйткәндә, тормыш, сәламәтлек, тирә-як мохит өчен зыянсыз товарлар сатып алырга, товар турында гына түгел, сатучы турында да мәгълүмат алырга хокуклы.
Әгәр товар сезгә үлчәме, төсе, фасоны буенча туры килмәсә, аны сатып алганнан соң 14 көн эчендә шундый ук әйбергә алыштырырга хокуклы. РФ хөкүмәте карары белән, Азык-төлек булмаган башка үлчәмдәге, формадагы, зурлыктагы, фасондагы, төстәге товарларны кайтарып биреп булмый яки алыштырылмый торган товарларның исемлеге расланган. Бу шәхси гигиена әйберләре, өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау чаралары, парфюмерия-косметика чаралары, көнкүреш химиясе, гарантия срогы куелган көнкүрештә кулланыла торган техник яктан катлаулы булган товарлар, көнкүреш җиһазлары, кыйммәтле бизәнү әйберләре, автомобильләр, корал, хайваннар һәм үсемлекләр, китаплар һәм башкалар.
Хәзерге вакытта еш кына товарларның бәясен төшереп саталар (распродажа), ә сатучылар түбән бәядән сатылганга күрә, бу товарларны кире кайтарып яки алыштырып булмый дип әйтәләр. Закон буенча бу дөрес түгел. Әгәр үз хокукларыгызны гадәти алымнар белән яклый алмасагыз, судка мөрәҗәгать итәргә була.
Сыйфатсыз товарны сатып алганда исә, "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, сатып алучының:
- товарны түләүсез төзәтергә;
- аның бәясен киметтерергә;
- товар алыштыруны таләп итәргә;
- сату-сатып алу килешүен өзеп, товар өчен акчаны кайтарып бирүне таләп итәргә хокукы бар.
Техник яктан катлаулы булган товарда сатып алучы нинди дә булса кимчелек тапса, ул кулланучыга мондый товарны тапшырганнан соң унбиш көн дәвамында югарыдагы таләпләрне куя ала. Бу срок бетсә, таләпләрне түбәндәге очракларда гына канәгатьләндерергә мөмкин:
- товарның җитди кимчелеге булуы ачыкланса;
- әлеге Закон нигезендә билгеләнгән кимчелекләрне төзәтү срогы бозылса;
- товарның кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү аркасында товарны һәр гарантия елында утыз көннән артык кулланып булмаган очракта.
Техник яктан катлаулы товарларның исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана. Көнкүреш техникасыннан бу исемлеккә суыткычлар, туңдыргычлар, кер юу һәм савыт-саба юу машиналары, телевизорлар, персональ компьютерлар, санлы фото һәм видеокамералар керә.
Товарның кимчелеге ни сәбәпле килеп чыгуы турында бәхәс барлыкка килгән очракта (гарантия срогы вакытында), сатучы товарга экспертизаны үз хисабына ясатырга тиеш, ә кулланучы аны үткәргәндә катнашырга хокуклы.
Авырлыгы 5 килограммнан артып киткән эре габаритлы техниканы ремонтлау яки алыштыру өчен китерү сатучы хисабына башкарыла.
Товарны ремонтлау яки алыштыру вакытына сатып алучыга куллану өчен шундый ук товар биреп торыла. Тик бу исемлеккә түбәндәге товарлар: көнкүрештә һәм медицина максатларында кулланыла торган көнкүреш электр приборлары, азыкны термик эшкәртү һәм пешерү өчен кулланыла торган көнкүреш электр приборлары керми.
Теләсә кайсы техниканың рус телендә язылган инструкциясе һәм гарантия талоны булырга тиешлеген дә онытмагыз. Товарны сатып алганда касса яки товар чегы бирелергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев