Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучы хокуклары сагында

Узган яртыеллыкта кулланучылар базарындгы закон бозуларга каршы көрәш бүлегенә алтмыш тугыз кеше мөрәҗәгать итте.

Аларның күпчелеге сыйфатсыз көнкүреш техникасын, аяк киемнәре һәм кием-салым, срогы чыккан азык-төлек сатып алуга бәйле. Берничә очракта кулланучылар көнкүреш хезмәте күрсәтүче эшмәкәрләр өстеннән зарланганнар.

Алтмыш биш гариза буенча эш кулланучы файдасына хәл ителгән.

Тикшерүләр барышында шулай ук спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозуның унбиш очрагы ачыкланган. Җиде очракта кешеләр өйдә ясалган продукция сатканда тотылып, административ җавапка тартылды. Шәһәрнең алты сәүдә ноктасында срогы чыккан алкогольле эчемлекләр сатылган. Тагын ике эшмәкәргә спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозган өчен җәза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар базарындагы закон бозулар