Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрсәтер урыннарыбыз бар...

Узган шимбә көнне безнең музей-тыюлыкта рәсми булмаган визит белән Төркия Республикасының Мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гюнай булып китте.

Борынгы Болгар башкаласына сәяхәтендә югары кунакны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, башка рәсми затлар, Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы хөкүмәте вәкилләре озатып йөрде.
Борынгы Болгар җирендә кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв каршы алды һәм озатып йөрде.
Эртугрул Гюнай Казанга Евразия шәһәрләре форумында һәм туризм буенча Россия-Төркия конференциясендә катнашу максаты белән килгән. Казан Кремлендә Төркиянең Мәдәният һәм туризм министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Татарстаннан килгән туристларга Төркиядә ял итү өчен уңайлы шартлар (визасыз режим, туры авиаочулар һәм башкалар) тудырылуы аерым билгеләп үтелде. Үз чиратында, безнең дә Төркиядән килгән туристларга күрсәтер урыннарыбыз бар. Мәсәлән, шул ук музей-тыюлыгыбыз.
Төркия кунаклары Истәлек билгесен, борынгы һәйкәлләрне карадылар, археологик казу эшләре барган урында аерым тукталдылар.
Экскурсия барышында кунаклар реставрация эшләре, безнең як тарихы турында күп сораулар бирделәр. Аларның барысына да төгәл җаваплар алынды.
Эртугрул Гюнай сәяхәтне оештыручыларга һәм хуҗаларга кунакчыллыклары һәм җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит