Кредит буенча бурыч аркасында Спас районында яшәүче машинасыз калган
Бурыч суммасы 167 мең сум тәшкил иткән.
Спас районында яшәүче берәү кредит буенча бурычлары аркасында машинасыннан колак каккан. Бу хакта ТР Суд приставлары федераль хезмәте хәбәр итте.
Эш материаллары буенча, Спас районында яшәүче банктан машина алу өчен кредит алган. Күпмедер вакыт түләгәннә соң, ул кредит буенча бурычларын түләми башлаган. Нәтиҗәдә аның банк алдында 167 мең сум бурычы җыелган.
Банк хезмәктәрләре судка бирергә мәҗбүр булган. Машинага банк файдасына арест салу турында карар башкару өчен Спас районы суд приставлары хезмзтенә җибәрелгән.
Нәтиҗәдә суд приставлары банк вәкле белән берлектә кредит алучының өенә килеп, аның кредитка алынган машинасына арест салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев