Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупция – куркыныч җинаять

БМО кабул иткән резолюция нигезендә, халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2003 елдан бирле билгеләп үтелә. Яшереп торасы юк, коррупция бездә генә түгел, дөньяның башка бик күп илләрендә киң таралган катлаулы социаль, икътисадый һәм сәяси күренешләрнең берсенә әйләнде. Ул җәмгыятьнең тотрыклылыгын тарката, икътисадый үсешкә аяк чала. Безнең районда коррупциягә каршы көрәшнең,...

БМО кабул иткән резолюция нигезендә, халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2003 елдан бирле билгеләп үтелә. Яшереп торасы юк, коррупция бездә генә түгел, дөньяның башка бик күп илләрендә киң таралган катлаулы социаль, икътисадый һәм сәяси күренешләрнең берсенә әйләнде. Ул җәмгыятьнең тотрыклылыгын тарката, икътисадый үсешкә аяк чала. Безнең районда коррупциягә каршы көрәшнең, шул исәптән акчаның ничек тотылуына контрольлек итүча эшенең ничек алып барылуы турында район прокуроры урынбасары Артем Стебо сөйли:
- Коррупция - авыр һәм куркыныч җинаятьләрнең берсе, бу җинаятьтә гаепләнүчеләрне берничек тә аклап булмый. Дәүләт хезмәткәрләре декларацияләрне барлык таләпләргә туры килерлек итеп һәм төгәл тутырырга, килешүләр, башка норматив актлар төзелгәндә дә законга нигезләнеп эшләргә тиеш.
Законнарны санга сукмаучыларга карата җитди чаралар күрелә. Кайбер очракларда административ җаваплылык белән җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Әлбәттә инде, гаеплеләрдән китерелгән зыян да түләтеләчәк.
Агымдагы елның үткән чорында безнең прокуратура хезмәткәрләре авыл җирлекләре, шәһәр оешмалары, предприятие һәм оешмаларда коррупция фактларын ачыклау буенча тикшерүләр үткәрде. Тикшерүләр барышында закон бозуның кырык очрагы ачыкланды, 35 күрсәтмә бирелде. Закон бозулар күбесенчә җир законнарын тиешенчә үтәмәүгә, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәгълүматларыннан файдалану, таләп ителгән отчетларны вакытында бирмәүгә кагыла. Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренең керем декларацияләрен ничек тапшырулары да тикшерелде.
Җир закон таләпләрен бозуны бетерү буенча барлык авыл җирлекләренә дә күрсәтмә бирелде. Сәбәп нәрсәдә? Федераль Закон нигезендә, агымдагы елның 1 мартыннан авыл җирлекләре муниципаль милектәге җир участокларын дәүләт власте органы яки җирле үзидарә органы чыгарган карар нигезендә генә бирә ала. Әмма җирлек башкарма комитетлары гражданнарга һәм юридик затларга җир участокларын бирү буенча норматив хокукый актлар кабул итмәгән. Ә бит барысы да законга нигезләнеп башкарылырга тиеш иде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 26 февралендә кабул иткән "Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза" турындагы 96нчы карары нигезендә, административ процедураларның күрелмәве яки өлешчә генә күрелүе, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан моңа карата тиешле гамәлләрнең күрелмәве коррупция фактларының берсе булып санала.
Бу закон бозуларга җирле үзидарә секретарьларының үз вазифаларына тиешенчә карамаулары нәтиҗәсендә юл куелган. Аларга кисәтү рәвешендә административ җәза бирелде. Хәзер алар тиешле норматив актларны закон таләпләренә туры килерлек итеп әзерлиләр.
Шулай ук район прокуратурасы авыл җирлекләре эшчәнлегендә "Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматлар белән танышуны тәэмин итү турында"гы Федераль Законның бозылу фактлары да ачыкланды. Прокуратура хезмәткәрләре район сайтында дәүләт органнары һәм җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге турында мәгълүматларның тулысынча урнаштырылу-урнаштырылмавын тикшерде. Нәтиҗәдә райондагы 16 җирлекнең Интернет мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтында үз башкарма комитетларында кабул ителгән рәсми документларны бөтенләй дә урнаштырмаулары билгеле булды. Моны да коррупциянең үзенә күрә бер билгесе дип атарга була. "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль Закон нигезендә, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге ачык һәм закон таләпләренә туры килерлек булырга тиеш.
Прокуратура шулай ук Интернетның дүрт сайтында коррупция характерындагы материаллар белән танышуны чикләү өчен судка гариза белән мөрәҗәгать итте. Бу материаллар Интернет челтәренә мониторинг ясаган вакытта ачыкланды. Сайтлардагы материаллар ришвәт бирү һәм алуны пропаганладалый. Бу коррупция элементларының берсен тәшкил итә.
Судка тапшырылган гаризада күрсәтелгән әлеге мәгълүматны Россия Федерациясе территориясендә тарату өчен тыелган булуын күрсәтергә тәкъдим ителде. Суд әлеге гаризаны канәгатьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев