Корбан бәйрәменә нинди хайваннарны корбан итәргә ярамый
Бу кагыйдәләрне үтәү йоланы ислам традицияләренә туры китереп үткәрергә мөмкинлек бирә.
6 июньдә Татарстан мөселманнары төп Ислам бәйрәмнәренең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Тантананың мөһим өлеше булып корбан чалу йоласы тора, әмма хайванны сайлауга карата катгый таләпләр куела.
Терлекләрнең һәр төре өчен минималь яшь билгеләнгән: сарыклар һәм кәҗәләр бер яшьтән кечерәк булмаска тиеш, сыерлар һәм үгезләр – ике яшь, ә дөяләр биш яшьтән яшьрәк булмаска тиеш. Хайванның сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә – хәтта бер җитди кимчелек тә аны йола өчен яраксыз итә.
Ярамый торган кимчелекләргә сукырлык, хәрәкәткә комачаулый торган көчле аксак булу, колакларның яки койрыкның шактый өлеше булмау, терлекнең тешсез булуы, мөгезләрнең төптән сынган булуы, шулай ук хайванның көтүдә тотуны кыенлаштыра торган агрессив тәртибе керә. Шулай ук ана хайваннар буаз булмаска тиеш.
Шул ук вакытта бераз аксаклавы, колак яки койрыгы аз гына зарарлануы, берничә теше булмавы яки хайванның артык тыныч холкы кебек җиңел кимчелекләр корбан чалу өчен киртә булып тормый.
Бу кагыйдәләрне үтәү йоланы ислам традицияләренә туры китереп үткәрергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев