Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Конкурс башланды

Пенсия фонды "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча елның иң яхшы страхователе - 2015" алтынчы Бөтенроссия конкурсының башлануы турында игълан итә. Конкурсның төп максаты - пенсия системасына иминият взносларын вакытында һәм тулысынча түләп бару - хәзерге һәм булачак пенсионерлар алдында социаль җаваплылык турында эш бирүче җитәкчеләрнең исләренә төшерү. Конкурста катнашу өчен иминиятләштерүче...

Пенсия фонды "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча елның иң яхшы страхователе - 2015" алтынчы Бөтенроссия конкурсының башлануы турында игълан итә.
Конкурсның төп максаты - пенсия системасына иминият взносларын вакытында һәм тулысынча түләп бару - хәзерге һәм булачак пенсионерлар алдында социаль җаваплылык турында эш бирүче җитәкчеләрнең исләренә төшерү.
Конкурста катнашу өчен иминиятләштерүче ПФР бюджетына үз эшчеләренең мәҗбүри пенсия иминият акчасын вакытында һәм тулысынча түләп барырга, персонифицияле исәпне һәм взнослар түләү буенча барлык документларны срогында һәм хатасыз тапшырырга тиеш. Моннан тыш, үзендәге барлык эшчеләрне мәҗбүри пенсия иминияте системасында вакытында теркәргә тиеш.
Конкурска агымдагы ел өчен иминиятләштерүчеләрнең отчеты тәмамлангач, 2016 елның май аенда йомгак ясала.
Исегезгә төшерәбез, үткән елларда иң яхшы страховательләр дип безнең район эшмәкәрләре Александр Мөхетдинов, Юрий Семушкин, Тәлгат Шабановлар табылды. Бу исемлек киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев