Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кисәтүе күпкә җиңелрәк

Профилактика - янгыннарны кисәтүнең иң ышанычлы чарасы, дип исәпли Әлки һәм Спас районнары буенча районара күзәтү эшчәнлегенең баш дәүләт инспекторы Сергей Шалашов һәм баш белгеч Сергей Деманов. Гомумбелем учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын тикшерү буенча чираттагы рейдта безнең хәбәрчебез дә катнашты. Марина Зайцева Күзәтү эше хезмәткәрләре хәзерге вакытта 24 мәктәпне һәм...

Профилактика - янгыннарны кисәтүнең иң ышанычлы чарасы, дип исәпли Әлки һәм Спас районнары буенча районара күзәтү эшчәнлегенең баш дәүләт инспекторы Сергей Шалашов һәм баш белгеч Сергей Деманов. Гомумбелем учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын тикшерү буенча чираттагы рейдта безнең хәбәрчебез дә катнашты.
Марина Зайцева
Күзәтү эше хезмәткәрләре хәзерге вакытта 24 мәктәпне һәм 22 балалар бакчасын тикшергәннәр. Аларның кайберләрендә ел башыннан алып икешәр тапкыр булганнар. Бу юлы без Тукай мәктәбенә бардык. Агымдагы уку елы башына аны башлангыч мәктәпкә калдырганнар. Беренче сентябрьдә биредә биш бала укыячак, аларга ике укытучы белем бирә, өч кеше хезмәт күрсәтә (һәрберсе яртышар ставкада). Мәктәп бинасы әйбәт, аның төзелүенә нибары 24 ел. Ни кызганыч, гөрләп торган мәктәп ябыла. Ләкин берни дә эшләп булмый, яшьләр авылдан шәһәргә китәләр, балалар читтә туа. Мәктәп директоры Азат Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, Казан һәм Ульяновск шәһәрләрендә яшәгән Тукай мәктәбен тәмамлаучылар гаиләсендә 2013 елда гына да утызлап бала туган. И, кайтарырга иде аларны әти-әниләре белән туган авылларына!
Шуңа да карамастан, җирле коллектив киләчәккә өмет белән карый. Хәзерге вакытта мәктәптә ремонт эшләре бара. Эшчеләр мәктәп стеналарын зәңгәр төстән ачык әфлисун төсенә буйыйлар, түшәмнәрне агарталар, идәннәрне тәртипкә китерәләр.
Ләкин безне бөтенләй икенче нәрсә кызыксындыра. Игътибар белән янгын щитын тикшерәбез. Ул тулы тәртиптә иде. Чираттагы ягу сезоны башланганчы ук котельныйдагы җиһазларга техник хезмәт күрсәтелгән. Янгынга каршы сигнализация, документларга караганда, 2013 елда куелган, ә дүрт елдан соң "Стрелец-Мониторинг" радиоканал системасы эшләнгән, ул бинада ут чыгуын автомат рәвештә район янгын сүндерү сагының диспетчерлык пультына хәбәр итә. 2013 елда түбәнең агач конструкцияләрен янгынга каршы эшкәрттеләр, быел анда яшеннән саклагыч куелды. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта су алу өчен махсус сулык та бар.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныш булмаган кешегә бу чараларны тәэмин итү артык кебек тә тоелырга мөмкин. Тик статистика мәгълүматлары буенча, элгәре районның ике мәктәбендә зур янгын чыга. 1992 елда электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында Танкеевкадагы мәктәп тулысынча янып бетте, 1995 елда шул ук сәбәпле Вожи мәктәбендә янгын чыкты. Шунлыктан бүгенге көндә профилактика чараларын тәэмин итүгә зур игътибар юнәлдерелә һәм бу максаттан ел саен шактый акча бүлеп бирелә.
Ахырда Сергей Шалашов мәктәп хезмәткәрләре арасында инструктаж үткәреп, аларның янгын сүндергечләр белән эш итә белүләрен ачыклады. Балаларны караусыз калдырырга ярамый, моны белмәгән кеше юктыр. Бер ай чамасы элек Полянкадагы зур фаҗигада ике кечкенә бала янып үлде.
Былтыр үткәргән капиталь ремонттан соң Аграмак мәктәбен хәзер һәр яктан үрнәк мәктәп дип атарга була. Тик ни гаҗәп, ремонт аркасында янгын куркынычсызлыгы буенча кайбер проблемалар килеп чыккан. Иске түбәгә куелган яшен саклагычны төзүчеләр түбә алыштырганда алып ташлаганнар. Хәзер аны яңадан урнаштыру өчен кешеләр ялларга, аларга акча түләргә кирәк, ә мәктәп бюджетында бу максаттан акча каралмаган.
Озак еллардан бирле янгын чыккан очракта бик кирәкле зур су цистернасы сатып алу мәсьәләсе хәл ителми кирәк. Норматив буенча, ул өч сәгать янгын сүндерергә җитәрлек 50 кубометр су сыйдырырга тиеш. Мәктәп директоры шундый цистерналар ясый торган оешманы да тапкан, тик аны ясар өчен йөзләгән мең сум акча кирәк. Бу цистернаны су белән тутыру да мәктәп өчен зур проблемага әверелер иде, чөнки Аграмакта элек-электән су белән тәэмин итү мәсьәләсендә кыенлыклар бар. Безгә монда су бик тирәндә, шунлыктан аны суырту бик кыйммәткә төшә, дип аңлаттылар. Хәзерге вакытта авыл халкын су белән бер генә башня тәэмин итә, ә аның мөмкинлекләре җәен халык ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый.
- Безгә су запасыннан башка торырга ярамый, - дип әңгәмәгә кушылды укытучыларның берсе. - Былтыр күршебезнең мунчасы яна башлады. Ярый әле, минем бакчада трактор покрышкасында су бар иде, шуның белән сүндереп өлгердек...
Рейдның ахырында без "Регата" балалар техник иҗат станциясендә булдык, хәзерге вакытта анда көндезге лагерь эшли. Бу көнне дүртенче класстан алып җиденче класска кадәр утызлап бала җыелган. Алар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча дәрес файдалы булды дип уйлыйм.
Беренче эш итеп сигнализация тавышы белән эвакуацияне башлап җибәрергә әзерлекне тикшерергә булдык. Моны балалар уңышлы башкардылар, бүлмәдән бик тиз һәм этеш-төртешсез чыгып, тезелеп бастылар. Ә дәрес барышында алар огнетушитель төзелеше һәм аннан файдалану буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Аларга һәм башка балаларга мондый дәресләрдән тиешле нәтиҗә ясарга кирәк, киләчәктә янгын бәхетсезлек китермәслек булсын. Ул күп очракта кешенең битарафлыгы, саксызлыгы аркасында килеп чыга, алар моны аңлагандыр дип уйлыйм.
Фото: http://abakan-news.ru/news/city/41362/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев