Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләрнең батырлыгы онытылмый

Шәһәр һәм район гомуми белем бирү мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы тәмамланды.

Мәсәлән, Полянка мәктәбенең һәр классында батырлык дәресләре үткәрелде, анда Бөек Ватан сугышында якташларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр. Сугышта катнашучы Александр Земсков укучылар белән очрашып, башыннан үткәннәр турында сөйләде. Әфган җирендә һәм Чечняда хезмәт иткән авылдашлары да укучылар белән очрашу өчен вакыт тапканнар.
Ә хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүче Александр Мурыгин, Нияз Сабирҗанов һәм Евгений Благовка укучылар котлау открыткалары җибәрделәр. Аларга хәрби часть командирлары җибәргән җавап хатларында якташларының уңышлы хезмәт итүләре турында язганнар.
* * *
Никольск мәктәбе укучылары "Ветеран" операциясенә кушылып, авылда яшәүче унике өлкән яшьтәге кешегә хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр. Ветераннарга шулай ук бәйрәм открыткалары һәм сувенирлар тапшырдылар. Класс сәгатьләрендә сугыш ветераннары Мария һәм Иван Семеновлар, Акулина Хлюпина, Петр Харымов, Алексей Тихановның тормыш юлы турында сөйләделәр.
Сафларда йөрү һәм җыр смотры да күңелле килеп чыкты. Ватан сакчылары көне уңаеннан укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән оештырылган концертны тамашачылар аеруча җылы кабул иттеләр.
* * *
Ким урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары "Без - Ватан сакчылары" рәсемнәр һәм сувенирлар конкурсында катнашты. Ә урта яшьтәге һәм өлкән класс укучылары "Кайгырту" хәйрия акциясендә катнашып, өлкән яшьтәге авылдашларына ярдәм иттеләр.
Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгына, Муса Җәлил истәлегенә һәм Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуына багышланган чаралар да бик җанлы үтте.
Пневматик винтовкадан ату ярышлары, чаңгы узышларында, шулай ук айлыкның ахырында үткән "А ну-ка, парни!" конкурсында егетләргә үзләренең җитезлеген һәм көчен күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев