Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кешеләр иминлеге өчен

Быел гражданнар оборонасы системасы оешуга 80 ел тула.

Ринат Гыйматдинов,
янгын сүндерү часте консультанты.
Илебездә гражданнар оборонасына 1932 елның 4 октябрендә ПВОның бер өлеше булган җирле һава һөҗүменнән саклану системасы төзелгәннән соң нигез салына дип әйтергә мөмкин. Әлеге система халыкны һәм төрле объектларны һава һөҗүменнән саклау, төрле һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү, промышленность предприятиеләренең нормаль эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән бурычларны үти. Төрле сугыш һәм бәрелешләр, бүгенге көндә терроризмга каршы алып барылучы көрәш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, гражданнар оборонасы бүген дә үсәргә, камилләшергә, теләсә нинди очракларга да каршы җавап бирерлек хәлдә булырга тиеш.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан республикада гражданнар оборонасы айлыгы игълан ителде. Айлык барышында әлеге система ветераннары, авария, катастрофа һәм табигать китергән бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар белән очрашулар үтте. Хәзер "Яшь коткаручы" класслары оештырыла, "Иминлек мәктәбе" түгәрәкләре һәм секцияләре эшли башлый. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә иминлек айлыгы үтте.
Безнең районда төрле гадәттән тыш хәл вакытында (мәсәлән, язгы ташу, җәйге су коену чорында) кешеләрнең үлемен кисәтү максатыннан чыгып чаралар үткәрелә. "Болгарнефтепродукт" җәмгыяте филиалында штаб күнегүләре оештырылды. Күнегүләр вакытында ягулык-энергетика комплексында гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта беренче чиратта күрелергә тиешле гамәлләр баштан ахырына кадәр төгәл итеп күрсәтелде. Үзәкләштерелгән хәбәр итү системасының ничек эшләве дә тикшерелде.
Күп кенә оешмаларда саклану корылмалары (алар барысы 33 берәмлек исәпләнә) да бар. Куркыныч хәл туганда әлеге корылмалар кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә.
Гражданнар оборонасы - шактый катлаулы, иминлекне тәэмин итү системасына керүче һәм төрле бурычларны хәл итүче дәүләт структурасы. Анда эшләүчеләр бәлагә таручыларга теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузарга әзер торалар.
Рәсемдә: сулдан уңга Е.Князев, С. Парфенов - янгын сүндерүчеләр, ГО һәм ЧС өлкән инспекторы С. Деманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев