Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемерово, без сезнең белән...

Кемеровода булган фаҗига Спас районы халкын нык тетрәтте. Бу шәһәр бездән бик еракта булса да, күңелебез белән без зур югалтуларга дучар булган гаиләләр белән. Безнең район халкы бу фаҗига турында ниләр уйлый икән?

Сергей Деманов,
Әлки һәм Спас районы буенча янгын күзәтчелеге инспекторы:
- Кемеровоның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә булган зур фаҗига беркемне дә битараф калдырмагандыр, дип уйлыйм. Иң авыры, янгында балалар күп һәлак булды. Һәлак булучыларның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Шул ук вакытта халыкка тагын бер тапкыр кешеләр күп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сакларга кирәклеген искәртеп үтәсе килә. Безнең шәһәрдә дә "Магнит", "Пятерочка" кибетләре, спорт заллары, кафе һәм шундый башка объектлар җитәрлек. Моннан тыш, күпләр ял һәм бәйрәм көннәрендә балалары белән еш кына Казанга һәм Ульяновскига күңел ачу урыннарына баралар. Мондый урыннарга килгәч, эвакуация планы белән танышырга кирәк, бу планда кайсы якка чыгарга кирәклеге, авария чыгу урыннары күрсәтелгән була. Куркыныч хәл килеп чыккан очракта тизрәк бинадан чыгу өчен, сәүдә заллары һәм павильоннары буенча йөргән юлыгызны да истә тотарга кирәк. Берәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, иң мөһиме - паникага бирелмәскә. Янгын чыккан очракта ишек һәм тәрәзәләрне ачарга, тәрәзә пыялаларын ватарга ярамый, чөнки һава агымы ялкынны тагын да көчәйтеп җибәрә.
Өлкәннәргә бу кагыйдәләрне балаларына да әйбәтләп аңлатып бирергә кирәк. Соңгы ай эчендә генә безнең оешма хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләрне районның дүрт мәктәбендә уздырды.
Иң мөһиме - һәрвакытта да игътибарлы булырга, барлык куелган таләпләрне үтәргә кирәк. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен, үзебез зур тырышлык куярга кирәк.
Лилия Сафина,
Болгар музей-тыюлыгының директор урынбасары:
- Фаҗига турында хәбәрне тыныч кабул итү мөмкин түгел. Көчле янгын чыгып, кешеләрнең чыгу урыны булмаган бинада калуына, күпме балалар, гаиләр һәлак булуына кем генә битараф калды икән? Барысына да кешенең ваемсызлыгы гаепле булуы аеруча зур борчу тудыра.
Мондый хәлдә калырга хәтта дошманыңа да теләмәс идең. Ә бит без үзебез дә, балаларыбыз, якыннарыбыз да еш кына шундый сәүдә-күңел ачу комплексларына йөрибез, хәзер алар теләсә кайсы шәһәрдә бар. Бер яктан караганда, бу уңайлы булса да, кешенең иминлеге турында ничек онытырга ярый соң? Минемчә, бу иң мөһим бурыч булырга тиеш.
Кемеровода булган фаҗига безнең һәрберебез өчен тагын бер сабак булды. Һәм без аннан тиешле нәтиҗә ясарга тиеш. Шушы сынауларны узарга туры килгән һәр кешегә чын күңелдән теләктәшлек белдерәм, чөнки мондый фаҗигане кичерү бик авыр ул...
Галина Мельникова,
педагогия хезмәте ветераны (Ким поселогы):
- Кемеровода булган хәл барыбызны да тетрәндерде. Якыннарын, туганнарын, иң кадерле кешеләрен югалтучыларның авыр кайгысын уртаклашам. Аларның барысына сабырлык һәм түземлек телим.
Бу фаҗигадә балаларның гомере өзелүе йөрәкне аеруча нык әрнетә. Утыз елдан артык балалар бакчасы мөдире булып эшләдем, гомеремнең күп еллары алар белән бергә үтте. Шуңа күрә, зур комплекста запас чыгу юлларының нигә ябык булуы, балаларның кино залында ничек бикләнгән килеш калулары, төзелеш эшләрендә ни өчен тиз янып китә торган материалларның кулланылуы берничек тә аңлашылмый. Хәер, башка сораулар да күп, аларга җавапларны барысы бергәләшеп эзли башладылар. Әмма нәрсә генә эшләсәләр дә, янгында һәлак булучыларны кире кайтару мөмкин түгел.
Бакчада эшләгәндә без һәрвакыт балаларның иминлеге турында кайгырттык. Янгын бүлеге хезмәткәрләре гел килеп тикшереп тордылар, алар куйган таләпләрнең барысын да төгәл үтәргә тырыштык. Ул шулай булырга да тиеш. Ходай бит сакланганны саклармын, дигән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев