Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемдер күңел ача, кемдер йокламый...

Күптән түгел газетада басылып чыккан язмада гражданнарның төнлә, 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр үзләрен тоту кагыйдәләре аңлатылган иде. Язма буенча, бу вакытта тавышланырга, кычкырырга, музыканы каты кычкыртырга ярамый. Әгәр барысы да бу таләпләрне үтәсәләр икән... Мәсәлән, без шәһәр үзәгендә яшибез һәм еш кына якында тукталган машиналардан яңгыраган көчле музыка тавышы...

Күптән түгел газетада басылып чыккан язмада гражданнарның төнлә, 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр үзләрен тоту кагыйдәләре аңлатылган иде.
Язма буенча, бу вакытта тавышланырга, кычкырырга, музыканы каты кычкыртырга ярамый. Әгәр барысы да бу таләпләрне үтәсәләр икән... Мәсәлән, без шәһәр үзәгендә яшибез һәм еш кына якында тукталган машиналардан яңгыраган көчле музыка тавышы аркасында интегәбез. Узган якшәмбе көнне мин алар аркасында төнге сәгать икегә кадәр йокыга китә алмадым. Машиналардан ишетелгән тавыш, кычкырып сөйләшү, музыка акылдан шаштырырлык була. Мондый "культуралы" ял итүчеләргә кисәтү ясауның да файдасы юк, теләсә нинди күңелсез хәл килеп чыгарга мөмкин. Таләпләргә исе китмичә, төнлә күңел ачарга яратучылар аркасында бер без генә интекмибез. Бу тәртипсезлекне бетерү юлы бармы икән?
Генриэтта Сорокина, хезмәт ветераны.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев