Узган атнада район Мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган Раштуа концерты булды.
Мондый концертларны мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә дин әһелләре ел саен оештыралар һәм бәйрәмгә дингә ышанучылар гына түгел, кызыксынган бөтен кеше килә.

.JPG)
Концертны Изге Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге вәкилләре театральләштергән тамаша белән башлап җибәрделәр. Барлык кунакларны район башлыгы Камил Нугаев, Владимир атакай (Головин) бәйрәм белән котладылар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләделәр. Ә аннары сәхнәдә районда танылган һәм әле генә чыгыш ясый башлаган үзешчән артистлар концерты башланды.
Бу тамашада балалар да теләп катнашты. Александра Горячкина, Даша Зуйкова, Владимир Перепечёнов, Ксения Колчина, Максим Малышкин, Николай Лобанов һәм башкаларның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Ветараннар хоры, миссионерлар хоры, Спас станицасының казаклар хоры чыгышын да тамашачылар алкышлап кабул итте. Ирина Головина һәм Сергей Карпухин башкаруындагы җырлар моңлы, җанга үтеп керерлек яңгырады. "Движение" бию коллективы, Юлия Головина, Валентина Малова, Ольга Лобанова, Татьяна Аристова, Маргарита Пензина, Наталья Каргина чыгышлары концертка ямь өстәде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев