Казанда психология белгечләренең конференциясе узачак
Конференциянең максаты - үз-үзләренә зыян салучы кешеләргә ярдәм итү.
Бүген Казанда психологлар, психотерапевтлар, балалар һәм өлкәннәр белән эшләүче укытучылар өчен россиякүләм фәнни конференция булачак. Гади генә әйткәндә, чара суицид, наркомания, алкоголизм һәм башка начар күренешләргә киртә кую максатыннан үткәрелә.
«Конференциядә Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан вәкилләр катнашачак. Беларусь, Донецк Халык Республикасы, Пенза, Ярославль һәм башка төбәкләрдән килгән белгечләр чыгыш ясаячак. Үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу булачак», — дип сөйләде матбугат конференциясендә Татарстан балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.
Нигездә конференция эше дистанцион рәвештә булачак, әмма Казан белгечләре үз семинарларын социаль-гуманитар белем бирү үзәгеннән үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев