Казанда безнең продукцияне теләп алалар
Узган шимбә көнне соңгы ике айда инде дүртенче тапкыр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен Казан базарына алып бардылар. Башкала халкы безнең районда җитештерелгән продукцияне теләп алдылар. Ярминкәдә авыл хуҗалыклары гына түгел, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре һәм шәхси хуҗалыклар да катнаша. Иске Рәҗәпнең крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин (сатып алучылар...
Узган шимбә көнне соңгы ике айда инде дүртенче тапкыр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен Казан базарына алып бардылар. Башкала халкы безнең районда җитештерелгән продукцияне теләп алдылар.
Ярминкәдә авыл хуҗалыклары гына түгел, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре һәм шәхси хуҗалыклар да катнаша. Иске Рәҗәпнең крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин (сатып алучылар алар җитештергән көнбагыш маен теләп алалар), шәхси эшмәкәр Александр Якимов һәм "Спас оптторг" җәмгыяте, "Болгаррыбпродукт" ҖЧҖ һәм Покровка шәхси хуҗалыгыннан Мәхмүт Исмәгыйлев (ул башкалага сөт китерә) ярминкәдә инде дүрт тапкыр булганнар. Бу табышлы эшкә Екатериновкадан крестьян (фермер) хуҗалык башлыгы Ленар Гыйниятуллин (сөт), Никольскидан Андрей Синицин (ярмалар), "Спасский хлеб" җәмгыяте, Куралово һәм Өчкүл авыл җирлекләре (балык) дә теләп алынган. Ә барлыгы Казан халкына үз продукциясен 45 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе тәкъдим иткән.
Сөтне аеруча тиз алып бетерделәр, ул кулланучылар өчен шактый арзан, җитештерүчеләрне дә канәгатьләндерә торган бәядән сатылды. Ярминкәгә килгән республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, төрле балык продукциясе безнең районның визит карточкасы булып тора. Шулай ук бал, ит, яшелчәләр, икмәк-булка ризыклары, ашлык, казылык һәм башка продукция дә үз сатып алучысын тапты.
Товарны базарга алып бару чыгымнарын республика хакимияте каплавын да билгеләп үтәргә кирәк. Авыл эшчәннәре бу юлы беренче тапкыр Казанның халык иң күп яши торган Адоратский урамында урнашкан базарда сәүдә иттеләр.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен киләсе ярминкә Казанда 11 апрельдә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев