Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайнар ноктада хезмәт итүчеләр игътибарына

2012 елның 1 гыйнварыннан «Ветераннар турында» РФ Законына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләр туксанынчы елларда Таҗикстан территориясендә хәрби бурычларын үтәгән чик сакчыларына һәм 201 нче дивизия сугышчыларына кагыла. Илһам МИДХӘТОВ, район хәрби комиссары. Туксанынчы елларда Таҗикстанда хезмәт итүчеләргә ветеран статусы бирү турында күптән сөйлиләр. Ләкин ул һаман да...

2012 елның 1 гыйнварыннан «Ветераннар турында» РФ Законына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләр туксанынчы елларда Таҗикстан территориясендә хәрби бурычларын үтәгән чик сакчыларына һәм 201 нче дивизия сугышчыларына кагыла.
Илһам МИДХӘТОВ,
район хәрби комиссары.
Туксанынчы елларда Таҗикстанда хезмәт итүчеләргә ветеран статусы бирү турында күптән сөйлиләр. Ләкин ул һаман да сүзләрдә генә калды. Күпләр моны гадәти эчке бер бәрелешкә, безнең сугышчыларны бары тик тынычлык урнаштыручыларга гына санады. Ә бит биредә чын сугыш барды, Таҗикстанны икенче Әфган белән тиңләүләре очраклы хәл түгел. 201нче дивизия сугышчылары һәм офицерлары, Мәскәү чик буе отряды чик сакчылары көн саен диярлек хәрби бәрелешләрдә катнашты. Бары тик 1994 -1996 елларда гына да чик буе подразделениеләре һәм нарядларына 600дән артык кораллы һөҗүм ясалган. Җирле хәрби отрядлардан аермалы буларак, безнең хәрби хезмәткәрләр сугышларны республикада власть өчен түгел, ә халыкара терроризмга каршы алып бардылар.
Россиядә беренче чечен сугышы әле башланып кына килә иде, ә менә Мәскәү чик буе отрядының 12нче заставасы чик сакчылары 1993 елның июлендә Хаттаб һәм явызлыклары белән аерылып торган башка кыр командирларының сан ягыннан күпкә артып киткән талиблар отрядына каршы сугышты. Махсус операциядә катнашкан өчен Рәсәйнең 3 меңнән артык хәрби хезмәткәре сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 16 кешегә Россия Герое исеме бирелде. Ни кызганыч, 8 хәрбигә бу исем үлгәннән соң бирелде.
Таҗикстандагы Рәсәй хәрбиләренә социаль гарантия һәм льготалар бирү турындагы мәсьәлә күпләрне борчыды. 2006 елда ФСБ тиешле закон проектын хөкүмәткә тапшырды. Әлеге проект буенча дәүләт 201нче дивизия хәрбиләрен һәм ФПСның чик буе группасын сугышчан хәрәкәт ветераннары итеп танырга тиеш иде. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында, бу эшне ахыргача башкарып чыга алмадылар.
2009 елның сентябрендә Дмитрий Медведев Грузияне тынычлыкка күндерү буенча операцидә катнашучы хәрби хезмәткәрләрне, шулай ук узган гасырның туксанынчы елларында хәрби бәрелеш зоналарында тынычлык һәм хокук тәртибен урнаштыру бурычын үтәүчеләрне сугышчан хәрәкәт ветераннары итеп тану турындагы мәсьәләне хөкүмәт каравына тапшырды. Шуннан соң "Ветераннар турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" закон проекты әзерләнде. Әлеге проект 1992 елның 28 сентябреннән 28 ноябренә һәм 1993 елның 5 февраленнән 1997 елның 23 декабренә кадәр Таҗикстан Республикасында үзләренең бурычын үтәгән хәрби хезмәткәрләргә сугышчан хәрәкәт ветераны статусы бирүне күздә тота. Күптән түгел генә законга кул куелды һәм инде 23 меңгә якын кеше рәсми рәвештә әлеге статусны алды.
Ул елларда Ватан алдында үз бурычларын үтәүчеләр арасында безнең якташларыбыз да бар иде. Тиешле документларны вакытында әзерләтү өчен алар безнең хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аларның әлеге нокталарда хезмәт итүен раслаучы документлар алынганнан соң сугышчан хәрәкәт ветераны таныклыгы тапшырылачак. Әлеге таныклык белән законда каралган барлык льгота һәм гарантияләрдән файдаланырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев