Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карт агачлар комачауласа

Лилия Владимирова. «Безнең йорт алдында биек өч карт юкә агачы үсеп утыра. Аларның ябалдашлары, бигрәк тә җәй көне, кояшны тулысынча каплап торганлыктан, өйдә көндез дә караңгы. Өй алды бакчасына да берни утыртып булмый. Барыннан да бигрәк җил-давыл чыгып, карт агач ботаклары электр чыбыкларын өзәр, өй түбәсенә авып зыян китерер, дип...

Лилия Владимирова.
«Безнең йорт алдында биек өч карт юкә агачы үсеп утыра. Аларның ябалдашлары, бигрәк тә җәй көне, кояшны тулысынча каплап торганлыктан, өйдә көндез дә караңгы. Өй алды бакчасына да берни утыртып булмый. Барыннан да бигрәк җил-давыл чыгып, карт агач ботаклары электр чыбыкларын өзәр, өй түбәсенә авып зыян китерер, дип борчылабыз. Шуңа күрә агачларны кисәргә кирәк. Бу проблеманы кем хәл итәр икән, чөнки ул бер безне генә борчымый бит».
Бу сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья СУРЫГИНА җавап бирә.
Беренче чиратта, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гариза язарга кирәк. Гадәттә, мондый үтенечләр җавапсыз калмый, ләкин ул кеше тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына кичекмәстән хәл ителә. Башка вакытта чират буенча башкарыла.
Халыкка комачаулый торган агачларны кисәргә быелга гариза биргән гражданнар исемлеге инде расланган. Бу эшләрне язгы-җәйге чорда башкарып чыгу планлаштырыла.
Карт агачларны кисү бюджетка шактый кыйммәткә төшә. Махсус техниканы арендага алырга, биектә эшләүче квалификацияле кешеләрне җәлеп итәргә туры килгәнлектән, һәр агачны кисү өчен алты-җиде мең сум акча кирәк. Кешеләр агачны үзләре кисеп, аны утынга тотарга теләк белдергән очраклар да була.
Ләкин моның өчен дә башта безгә гариза язып, тиешле рөхсәт алалар. Агач үскән ул урынны башта карарга кирәк, чөнки кискән агач якындагы корылмаларга зыян китерергә, юлга аварга мөмкин. Мондый хәлләр булмаса, шәһәр башкарма комитет вәкилләре кисәргә рөхсәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев