Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кар күп яуганлыктан Татарстанда 17 кеше хастаханәгә эләккән

Йортны кардан коткарып, кешеләр куркынычсызлык турында оныталар - һәм операция өстәленә эләгәләр.

Быел мул кар яву Татарстан халкын актив рәвештә кулларына көрәк алырга мәҗбүр итте. Әмма түбәләрне җыештыру кайбер кешеләр өчен фаҗигагә әйләнгән. Соңгы айда гына да Казан шәһәрендәге Республика клиник хастаханәсенә биеклектән егылып алган җәрәхәтләр белән 17 кеше эләккән.

Кешеләр карны чистартырга яки яңа ел гирляндаларын алырга тырышканда түбәләрдән егылалар. Нәтиҗәдә умыртка баганасы, кул, аяк сынулары, баш мие җәрәхәтләре алына.

Пациентларның берсе хәзер РКБ нейрохирургия бүлегендә. 64 яшьлек Казан кешесе мөстәкыйль рәвештә йорт түбәсен чистартырга булган, әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаган. Нәтиҗәдә түбәдән егылып төшеп, ике умыртка сөяген сындырган. Хирургларга катлаулы операция ясарга туры иклә. Хәзер ир-атны озак тернәкләнү көтә – табиблар сүзләренчә, тернәкләнүгә якынча бер ел китәчәк.

Табиблар кисәтә: хәтта кар түбәгә кадәр каплап китсә дә, анда әзерлексез менмәскә кирәк. Эшне белгечләргә ышанып тапшыру яхшырак. Яки трос белән бәйләргә, тотрыклы баскычлардан файдаланырга һәм ялгыз гына эшләмәскә.

Үзегезне саклагыз. Түбәне иртәгә дә чистартырга була, ә сәламәтлекне кире кайтарып булмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев