Камал театрында Ринат Таҗетдинов белән хушлаштылар
Җәмгыять

Камал театрында Ринат Таҗетдинов белән хушлаштылар

Россия һәм Татарстан халык артисты 86 яшендә вафат булган.

Бүген Галиәсгар Камал театрында Россия һәм Татарстан халык артисты, “Алтын маска” премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов белән хушлашу булды.

Күренекле шәхес белән хушлашырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин килде.

86 яшьлек Ринат Таҗетдинов 16 октябрьдә, озак вакытлы авырудан соң вафат булган. Ул Казанның Яңа татар зиратында җирләнәчәк.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев