Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадет мәктәбендә ТР Дәүләт Советы депутаты катнашуында Парламент дәресе узды

Дәрес быел билгеләп үтелә торган Ватан сакчылары елына багышланды.

Болгар кадет мәктәбендә «Изге эш – Ватанга хезмәт итү!» дип исемләнгән Парламент дәресе узды. Дәрестә ТР Дәүләт Советының бюджетлар, салымнар һәм финанслар буенча комиссия рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты.

Башта кунак өчен мәктәп буенча экскурсия уздырдылар. Кадет мәктәбе директоры Дмитрий Челышев Камил Әсгат улына пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүне өйрәнү буенча оештырылган махсус классларны күрсәтте. 

Аннары Камил Нугаев Парламент дәресендә катнашты. Кадетлар тарих укытучысы Елена Федонина белән бергә Ватанга файдалы булуның мәгънәсе турында фикер алыштырлар.

Аннары кадетлар Ватан тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. 

Камил Әсгат улы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Россиядә катлаулы чаклар булганда, халык, нинди милләт һәм диндә булуына кармасатан, бердәм бер йодрык булып берләшә. Чыгыш ясаучы шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең, батырлар турында истәлекләрне киләчәк буыннао өчен саклауның әһәмиятен ассызыклады.

Чара ахырында булган түгәрәк өсттәл утырышында кадетлар кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев