Әле күптән түгел генә кадастр өлкәсендә сизелерлек вакыйга булды - Татарстанда кадастр эшләре һәм хезмәт күрсәтү базарында заказчы, башкаручы һәм дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы оешма төзелде. Сүз биредә "Татарстан Республикасы кадастр инженерлары берләшмәсе" Коммерция булмаган Хезмәттәшлек оешмасы турында бара. Берләшмә Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе (аннары Идарә дип укырга) һәм...
Берләшмә эшчәнлегенең төп юнәлеше эштә үз әгъзаларына төрлечә ярдәм итүдән гыйбарәт. Беренче чиратта укытып өйрәтү, кадастр темасы буенча гамәли семинарлар үткәрү күздә тотыла. Кадастр инженерлары өчен бу семинарлар бушлай уздырыла. Шунысын әйтергә кирәк, семинарлар шактый җанлы, дискуссия рәвешендә үтә, аларның барышында һәр кадастр инженеры үзен кызыксындырган сорауларны бирә һәм шул сорауларга җентекле җавап ала. Язгы һәм җәйге чорда межалау һәм техник планнар әзерләү, инженерлар эшендә заманча технологияләр куллану, кадастр органнарына документларны электрон рәвештә җибәрү, алардан алу кебек актуаль темаларга багышланган өч семинар үткәрелде.
Моннан тыш, киләчәктә кадастр инженерларына техник һәм норматив-хокукый яктан булышлык күрсәтү, геодезик җайланмаларны куллануда һәм программалар белән тәэмин итүдә ярдәм итү, аларның дәүләт органнары, эш белән тәэмин итүчеләр һәм төрле хезмәткә заказ бирүчеләр каршында мәнфәгатьләрен яклау (шул исәптән документлардан баш тартканда яки аттестатларны кире алганда) кебек мөһим юнәлешләрне үстерү күздә тотыла. Яңа төзелгән әлеге оешма (СРО - саморегулируемая организация) республикада кадастр инженерларының һөнәри осталыгын формалаштыруга, кадастр тармагы өлкәсендә эшләрнең нәтиҗәлелеге өчен җаваплылыкны арттыруга ярдәм итәр, дип ышанасы килә. Оешма шулай ук муниципалитетлар белән эшнең җайга салыначагына да өметләр баглый. Чөнки бүген халык мәнфәгатьләре турында беренче чиратта муниципалитетлар кайгырта, алар үзләре дә кадастр хезмәтләреннән күп файдаланалар.
Оешма структурасында идарә органнары белән бергә контроль органы да бар. Аерым алганда, ревизия комиссиясе, күзәтчелек советы, дисциплинар һәм контроль комиссияләре булдырылган. Бу комиссияләр шикаятьләрне карый, оешма әгъзалары эшчәнлегенә тикшерүләр үткәрә һәм аларга карата административ чаралар күрә. Моннан тыш, компенсация фонды да бар. Кайбер очракларда әлеге фонд кадастр инженерларының заказчылар эше алдындагы милек җаваплылыгын тәэмин итәргә тиеш.
Кадастр инженерларының клиент базасы булып Татарстан халкының күпчелек өлеше һәм юридик затлар саналганга күрә, оешманың социаль эшчәнлеге зур әһәмияткә ия һәм инде ул кадастр инженерларының гына түгел, ә аларның хезмәтләреннән файдаланучыларның да мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән. Ике арада тыгыз хезмәттәшлек урнаштырганда гына кадастр эшләре базарында килеп чыккан теләсә нинди бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү, республика халкына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге туачак.
Искәрмә
Бүгенге көндә Татарстанда 500дән артык кадастр инженеры бар. Оешмада 158 инженер эшли, аларның саны киләчәктә тагын да тулыланачак.
"Татарстан Республикасы кадастр инженерлары берләшмәсе" турындагы мәгълүматлар:
Юр. адрес: 420059, ТР, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8а йорт.
Факт. адрес: Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 100нче йорт.
Тел. 8-9872629404.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев