Изге Болгар җыенында катнашучыларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде
Тантанада Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов катнашты.
Истәлек билгесе каршында сәхнәдә Изге Болгар җыенын ачу тантанасы узды. Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Җыены ачу тантанасында Россия мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, башка югары кунаклар катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Нургали улы бүгенге катлаулы чорда диннәр арасында дуслыкны ныгыту нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте .
"Быел Изге Болгар җыены бөек вакыйга белән билгеләп үтелде! Дагыстанда яшәүче кардәшләребез безгә зур бүләк ясады - Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең ядкарьләрен алып килде.
Шулай ук бәйрәм алдыннан Татарстанга Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл килде. Кичә ул Болгарда булып китте, а бүген Казан халкы алдында гыйбадәт кылачак. Патриарх Идел болгарларының ислам динен кабул итү көне уңаеннан котлауларын җиткерергә үтенде" - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Котлау сүзләреннән соң мөселманнар Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданга өйлә намазын укырга юнәлделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев