Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Изге Болгар җыены»н уздыру көне һәм программасы билгеле булды

Был җыен Болгар шәһәрендә 18 майда булачак.

Идел Болгары Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» быел 18 майда узачак. Бәйрәм XVI «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтә һәм аны тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка субъектларыннан килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм мөселман дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVI «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кунаклары булыр дип көтелә.

«Изге Болгар җыены» пограммасы: 

  • 9.00-11.00 – бәйрәм концерты (Истәлек билгесе янында), 
  • 9.00-14.00 – милли көрәш (мәйдан),
  • 10.15-10.45 – «Кече манара һәм Хан төрбәсе» архитектура комплексы территориясендә тәүбә догасы,
  • 10.45-11.00 – пролог (Истәлек билгесе янындагы төп сәхнә),
  • 11.00-11.45 – 922нче елда Идел буе Болгарының Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачу тантанасы (Истәлек билгесе янында),
  • 12.00-12.20 – өйлә намазы Җәмигъ мәчете янында),
  • 12.30-13.00 – хаҗга юлламалар уйнату (Истәлек билгесе янында),
  • 12.30-14.30 – бәйрәм концертының дәвамы (төп сәхнә).

Күргәзмәләр

  • 8.00-20.00 – бөек Болгар шагыйре Кол Гали һәм аның атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган күргәзмә (Коръән музее),
  • 8.00-20.00 – Александр Пушкинның «Подражания Корану» әсәре язылуга 200 ел тулуга багышланган «С небесной книги список дан…» күргәзмәсе (Коръән музее),
  • 8.00-20.00 –«Балчыкка җан кергәндә» күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее),
  • 8.00-20.00 – «Болгар легендалары» беренче арт-симпозиумында катнашучыларның сәнгать әсәрләре күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее),
  • 8.00-20.00 – «Акча тарихы» күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее),
  • 8.00-20.00 – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «45нче елның ерак язында» күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее),
  • 9.00-12.00 – барлык яшь категорияләре өчен «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы, шул исәптән урта гасыр язу карасын җитештерү технологиясе, гарәп каллиграфиясен өйрәнү (Болгар цивилизациясе музее, беренче кат).

Көн дәвамында барлык музей объектлары эшләячәк, шулай ук Татарстанның халык-сәнгать эшләнмәләрен күргәзмә-сату оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев