«Изге Болгар җыены-2025» программасы
Быел Болгар 20 меңгә якын кунакны көтә
18 майда Болгар музей-тыюлыгы террито-риясендә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены-2025» узачак. «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» форумына җыелган чит ил кунакларын да кертеп, 20 000нән артык кеше җыелыр дип көтелә.
Быел программага сизелерлек үзгәрешләр кертелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән җыен программасыннан дөньяви музыканы төшереп калдырып, рухи өлешкә басым ясалачак. Кунакларны дин әһелләренең вәгазьләре, мөнәҗәтләр һәм мәгърифәтчелек чаралары көтә.
Көн дәвамында барлык музей объектла-ры,Татарстан Республикасының халык осталары эшләнмәләренең күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк.
Төп үзгәрешләр:
- Сәхнәдә мөнәҗәтләр генә яңгыраячак, күңел ачу концертлары булмаячак.
- Танылган дин әһелләре катнашында вәгазьләр саны арта.
- Узган елдагы кебек, хаҗга юлламалар уйнатылмаячак. ТР Мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, узган ел юлламалар Гаилә елы уңаеннан уйнатылган.
Бу чара «Kazan Forum»ның йомгаклау вакыйгасы булачак.
Җыен программасы
- 09:00-14:00 Татарча көрәш (мәйдан)
- 09:30-10:30 «Кече манара һәм Хан төрбәсе» архитектура комплексы территориясендә тәүбә догасы
- 10:00-11:00 Истә-лек билгесе янында программа
- 11:00-11:45 Идел буе Болгар дәүләтенең 922нче елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачу тантанасы (Истәлек билгесе янында).
- 12:00-12:20 Җәмигъ мәчетендә көндезге намаз
- 12:30-14:30 Истәлек билгесе янында программаның дәвамы
Күргәзмәләр
- 08:00-20:00 «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондыннан «Коръән-гармонияне тарту» («Коран - притяжение гармонии») күргәзмәсе (Коръән музее)
- 08:00-20:00 Бөек Болгар шагыйре Кол Гали һәм аның атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган күргәзмә (Коръән музее)
- 08:00-20:00 «Балчык җанланганда» күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее)
- 08:00-20:00 «Болгар легендалары» 1нче артсимпозиумында катнашучыларның сәнгать эшләре күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее)
- 08:00-20:00 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган «45нче елның ерак язында» күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее)
- 09:00-12:00 барлык яшь категорияләре өчен «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы, урта гасыр карасын җитештерү технологиясен өйрәнү, гарәп каллиграфиясен өйрәнү (Болгар цивилизациясе музее, 1 кат).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев