Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юрий Железнов – Спас районының иң яхшы комбайнчысы

Алдынгы комбайнчыга беренче дәрәҗә диплом тапшырылды.

Александр Мамоновның крестьян (фермер) хуҗалыгында җаваплы һәм тырыш игенчеләр җитәрлек. Аларның берсе – Юрий Железнов. Быел Алдынгылар слетында ул «Иң яхшы комбайнчы» номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. 

Быел алдынгы комбайнчының авыл хуҗалыгында эшли башлавына утыз ел тула. Ә һөнәрне ул әтисеннән мирас итеп алган.

Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр кырда эшләүче әтисе Анатолий Григорьевичның үрнәге балачактан ук күз алдында була. Кайвакыт әтисе улын да үзе белән басуга алып бара һәм руль артына утырта. Шуңа күрә Юрий Анатольевич мәктәптә укыган чагында ук трактор белән оста идарә итә. Башка һөнәрне сайлау уена да килми. 

– Унике яшемнән әтигә урып-җыюда ярдәм итә башладым, – дип сөйли комбайнчы. – Җәйне һәрвакыт көтеп ала идем. Каникуллар аркасында түгел, ә комбайнда эшләргә теләк зур булганга.

Мәктәпне тәмамлагач, ул машинист-тракторчы таныклыгын ала һәм Өчкүл авылының совхозында эшли башлый. Армиядән кайткач, кабат трактор руле артына утыра. Тиздән комбайнчы һөнәрен үзләштерә. Шулай итеп, әкренләп Юрий Железнов тәҗрибә туплый.

Юрий Анатольевич үз карамагында булган К-700 тракторы белән иртә яздан алып кара көзгә кадәр хезмәт куя: җирне эшкәртә, чәчүлекләрне карый, уңышны җыя. 

– Урып-җыю мәшәкатьләренә инде күнегелгән, – ди Юрий Анатольевич. – Басуга чыккач, шунда ук башкарырга хәлеңнән килерлек көнлек эш планын билгелисең, моторыңны кабызасың һәм алга! Комбайнны көненә бер тапкыр – төшке аш вакытында гына сүндерәсең. Йөкне бушаткач, яңадан эш башлана. Җәйге челлә, комбайн чын кораб кебек иксез-чиксез ашлык диңгезендә йөзә...

Һәр минутның кадерен белеп, хезмәттән тәм табып эшләү комбайнчы Юрий Железнов өчен күптән яхшы гадәткә әверелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев