Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Истәлекле очрашу

Күптән түгел безнең Көек мәктәбендә Казан шәһәре 103 мәктәп укытучысы, авылдашыбыз Илфат Мусин белән очрашу булды. Аны мәктәбебез китапханәчесе Җ. Садретдинова оештырды. Очрашу әле Көек мәктәбендә эшләү дәверендә үк иҗат ителгән "Мин исәнлек телим кешеләргә" дигән лирик шигырь белән башланып китте. Бу очрашуда төрле яшьтәге кешеләр катнаштылар. Абдрахманова Нәкыя, Мингалиева...

Күптән түгел безнең Көек мәктәбендә Казан шәһәре 103 мәктәп укытучысы, авылдашыбыз Илфат Мусин белән очрашу булды. Аны мәктәбебез китапханәчесе Җ. Садретдинова оештырды. Очрашу әле Көек мәктәбендә эшләү дәверендә үк иҗат ителгән "Мин исәнлек телим кешеләргә" дигән лирик шигырь белән башланып китте. Бу очрашуда төрле яшьтәге кешеләр катнаштылар. Абдрахманова Нәкыя, Мингалиева Илһамия кебек ак әбиләр, Вафина Рәфидә, Гәрәева Роза кебек урта яшьләрдәге апалар да әлеге очрашудан үзләренең күңелләренә җан ризыгы алып киттеләр.
Казан шәһәрендә яшәсә дә, авылларның юкка чыгуына аның да җаны сызлана. Үзенең сүзләренә караганда кайбер районнарга барганда ул ташландык йортларны күп очраткан. "Үле авыл" дигән шигыре шуның тәэсирендә язылган. Аның иҗатында юмористик мотивлар һәм мәхәббәт темасы да очрый. Ул мәктәпләрендә үзе оештырган Фәнис Яруллин музееның җитәкчесе булып тора. Шигырьләренә аранжировка ясатып, ул кайберләрен көйгә дә салдыра. Очрашуда катнашучыларга Илфат абый үзенең олылар һәм балалар өчен язылган җырларының видеоклипларын күрсәтте һәм аудиоязмаларын тыңлатты. Әлеге җырларның берсендә яңгыраган: "Бәхет икән изге гамәлләрдә" дигән сүзләр һәр кешенең йөрәгенә үтеп керде. "Кечкенә мин кечкенә", "Кояшлы җәйләр", "Мин татармын" дигән җырлар һәр кешене үзенә җәлеп итә. Җәлеп итеп кенә калмый, әллә инде "Актай суын эчеп үскәнгә күрә" һәр кешене каләм тибрәтергә өнди.
Олы яшьтә булуына кармастан, шигырьләр язучы Җария апа исә Тукайга ияреп иҗат ителгән "Югары уку йортын тәмамлаучы яшьләр ни диләр?" дигән сатирик шигыре белән тыңлаучыларны таныштырды. Илфат абыйның иҗатына туган мәктәбе тәрбиясенең никадәр йогынты ясавын Җария апа үзенең бер кечкенә генә хатирәсендә ассызыклап китте. Кичәнең икенче өлешендә исә Илфат абый шигырь язучы укучылар белән үзенчәлекле мастер - класс үткәрде. Укучылар өчен түбәндәге бирем тәкъдим ителде: "бүген", "хатны"," бабаң", "алды" сүзләрен кертеп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь язарга тәкъдим итте. Яшь каләм ияләре арасында Хуҗиева Руфинә һәм Габделбәрова Адилә (2 сыйныф),
Габделбәрова Зәринә (4 сыйныф), Хәлиуллина Ландыш (6 сыйныф), Садретдинова Гөлгенәнең (7 сыйныф) иҗат җимешләре иң яхшылар дип табылды.
Без киләчәккә Илфат абыйның иҗади планнары белән дә таныштык. "Һәр авылның үз гимны бар, ә Көекнең гимны кайчан булыр?" дигән сорауга: "Инде сүзләре язылган, ул" Көегем - бишегем" дип атала, киләчәктә Алла боерса безнең авылның да үз гимны булыр" - диде.
Айдар Казаков,
Көек төп мәктәбенең тарих укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев