Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Рәҗәптә – Сабан туе

Иске Рәҗәптә үткәрелә торган Сабан туена ел саен төрле төбәкләрдән кунаклар күп җыела. Чынлап та, язгы кыр эшләрен тәмамлап, җәйге мәшәкатьләр башланып киткәнче, урман буенда бергә җыелып, сөйләшеп, киңәшләшеп утырудан, рәхәтләнеп күңел ачудан яхшырак нәрсә бармы икән дөньяда...

Тәлгать Җамалетдинов.
"НЖ".
Сабантуй - сабан бәйрәме дигәнне аңлата. Шуңа күрә ул, гадәттә, игенчеләрне - безнең якның төп байлыгын үстерүчеләрне сәламләү белән башланып китә. КФХ җитәкчесе Дамир Хәмидуллин тантаналы рәвештә Шамил Гатин, Әлфис Сөләйманов, Идрис Шиһапов, Әнвәр Сафин, Рөстәм Җамалиев, Минсалих Гыйльфанов, Фаяз Мөхәммәтҗанов, Камил Нурмөхәммәтов, Нурия Дәүләтшина, Нурия Нурмөхәммәтовага һәм үзенең тырыш хезмәте белән уртак эшкә өлеш керткән башкаларга бүләкләр тапшырды.
Якташларын бәйрәм белән котларга район башлыгы Камил Нугаев килеп, кыскача райондагы хәлләр белән таныштырып үтте.
Сабантуй программасы бик эчтәлекле төзелгән иде, шуңа күрә беркем дә күңелсезләнеп утырмады. Мәсәлән, ат чабышында төп призга Фирдүс Мөхәммәтҗанов ия булды. Үзешчән артистлар да тамашачыны чыгышлары белән шатландырды. Иске Рәҗәп халкы өчен "Салават җыр театры" төркеменнән Таһир Гайнуллин берничә җыр башкарды, үзешчән артистлар Ринат Хәмидуллин, Резеда Галимованы да тамашачы алкышлар белән каршылады. Бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүчеләр, күптән түгел генә гаилә коручылар исеменә дә күп җылы сүзләр, изге теләкләр яңгырады. Төрле бәйгеләрдә, уеннарда, аттракционнарда катнашырга теләүчеләр дә күп булды.
Тамашачыны иң кызыксындырганы, әлбәттә инде, милли көрәш булгандыр. Кече яшьтәге көрәшчеләр арасында җирле мәктәп укучысы Илсаф Каюмов ышанычлы җиңеп чыкты. Ә йөз килограммнан авыррак үлчәүдә абсолют батыр булып Илназ Таһиров калды һәм аңа бәйрәмнең традицион бүләген - тәкәне тапшырдылар.
* * *
Шундый ук бәйрәмнәр районның башка авылларында да оештырылды.
Рәсемнәрдә: Сабантуй батыры Илназ Таһиров; ат чабышында җиңүче Фирдүс Мөхәммәтҗанов: ярыш мизгелләре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X