Иске Рәҗәптән Фәйзиевлар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үттеләр
Мәсхүдә апа белән Гаммар абыйның гаилә стажы - 65 ел.
Иске Рәҗәп авылыннан Мәсхүдә һәм Гаммар Фәйзиевлар гаилә тормышының 65 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Юбилярларны котларга Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, Фәйзиевларның элеккеге укучылары, мәктәп укучылары, беренчел ветеран оешмасы вәкилләре килде.
- Һәр кешенең тормышында гаилә уйнаган роль әйтеп бетергесез. - диде район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. - Без гаиләбез өчен яшибез. Нык гаилә тормышта этәргеч, киләчәккә ышаныч бирә. Сезнең гаилә - чын тугрылык үрнәге. Озак еллар бер-берегезне яратып һәм хөрмәт итеп яшәгәнсез. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек телим, тагын озак еллар якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәргә язсын.
Сүз уңаеннан, бер көн алдарак Гаммар Фәйзи улы үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев