Иске Рәҗәптә хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең якыннарын котладылар
Һәр гаиләгә котлау открыткасы тапшырылды.
Иске Рәҗәп авылында якыннары хәрби операциядә хезмәт итүчеләрне Ватан сакчысы көне белән котладылар. Авылда шундый алты гаилә бар.
Һәр солдат гаиләсенә җылы котлау сүзләре язылган открыткалар тапшырдылар.
– Кадерле авылдашлар, хәрби хезмәттәге ир-егетләребезнең якын кешеләре. Сезне Ватанны саклаучылар Көне белән кайнар котлыйбыз. Сезгә һәм илебез сакчыларына исәнлек-саулык, бәхетле бай матур тормыш телибез.Рәхмәт сезгә безнең тыныч тормышыбыз өчен, Ватанга хезмәт итүче ир-егетләребез өчен. Алар исән-сау, җиңү белән кайтсыннар.
Һәлак булган авылдашларыбыз мәңге күңелләребездә сакланыр.
Сезнең алда баш иеп рәхмәт әйтәбез! – диелгән открыткада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев