Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җир законын бозган өчен штраф артты

Дәүләт җир күзәтчелеге - җирләрдән файдалану һәм аның сакланышын күзәтү ул. Россия Федерациясе законнары гражданнар хокукларын, шул исәптән җир хокукларын яклауны гарантияли; ә мондый хокук гражданлык хокукы булып санала һәм җирләрдән файдалану буенча дәүләт инспекторлары - безнең Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хезмәткәрләре аның сагында тора. 2015 елның 20 мартыннан...

Дәүләт җир күзәтчелеге - җирләрдән файдалану һәм аның сакланышын күзәтү ул. Россия Федерациясе законнары гражданнар хокукларын, шул исәптән җир хокукларын яклауны гарантияли; ә мондый хокук гражданлык хокукы булып санала һәм җирләрдән файдалану буенча дәүләт инспекторлары - безнең Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хезмәткәрләре аның сагында тора.
2015 елның 20 мартыннан җир законнарын бозган өчен административ җаваплылык катыланды.
Штрафлар хәзер җирнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Административ штрафларның җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләү җир мөнәсәбәтләре тармагында кайбер хокук бозулар өчен штраф билгеләнгәндә дәгъва ителгән җир участогының шәхси характеристикалары исәпкә алынуына бәйле.
Җәза чарасы бозу мәйданы һәм аның кайда урнашуына карап билгеләнә. Бозу мәйданы күбрәк булган саен, штрафның күләме дә артыграк булачак.
Әгәр элек җир участогын үз белдегең белән алган өчен физик затлардан 500 сум штраф алынса, 20 марттан башлап бу сумма 5 мең сум, җаваплы затларга - 20000 сум (элек - 1000 сум), юридик затларга - 100000 сум (элек - 10000 сум) тәшкил итә.
Җир участокларын максатчан файдаланмаган өчен Федераль закон түбәндәге җаваплылыкны билгели: гражданнар өчен минималь штраф 10000 сум, җаваплы затларга - кимендә 20000 сум, юридик затларга - кимендә 100000 сум тәшкил итә.
Моннан тыш, закон тарафыннан җир участогын кулланмаган өчен административ җаваплылык та арттырылды: гражданнар өчен минималь штраф 20 мең сум, урындагы затлар өчен - кимендә 50 мең сум, юридик затлар өчен кимендә 400 мең сум тәшкил итә.
Җир законын бозуны бетерү турында карарны үтәмәгән өчен закон тарафыннан гражданнарга 20 мең сумга кадәр, урындагы затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр яки 3 елга кадәр дисквалификация, юридик затларга - 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф каралган.
Җир законнарын бозган өчен штраф суммасы уртача 10 тапкырга арттырылды. Моннан тыш, яңа федераль закон дәүләт җир күзәтчелеге күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен административ хокук бозуны кабатлаучыларга административ җаваплылык кертелде: гражданнар өчен штраф 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, җаваплы затларга - 70 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр.
Җир законнарын бозуга юл куймау максатында, бу мәгълүматны барлык кешеләргә дә җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев