Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җир кодексы участоклар алу өчен яңа мөмкинлекләр бирә

1 марттан дәүләт яки муниципаль җир участокларын шәхси милектәге җир участокларына кушу нәтиҗәсендә алырга мөмкин. Гадирәк әйткәндә, үзегезнең дача яки йорт яны участогына беркем дә файдаланмый торган хуҗасыз җирләрне кушарга була. Моны ничек эшләргә? "Бу "хуҗасыз" җирләр чынлыкта муниципаль милек, - дип аңлата ТР кадастр палатасы директоры урынбасары Алина Камәртдинова,...

1 марттан дәүләт яки муниципаль җир участокларын шәхси милектәге җир участокларына кушу нәтиҗәсендә алырга мөмкин. Гадирәк әйткәндә, үзегезнең дача яки йорт яны участогына беркем дә файдаланмый торган хуҗасыз җирләрне кушарга була. Моны ничек эшләргә? "Бу "хуҗасыз" җирләр чынлыкта муниципаль милек, - дип аңлата ТР кадастр палатасы директоры урынбасары Алина Камәртдинова, - шунлыктан җирнең мәйданын киңәйтү өчен башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул җирләрне башкача бүлү турында килешү төзү гаризасын караганнан соң, муниципаль берәмлек территориясе кадастр планында җир участогы урнашу схемасын раслый. Җир участогы урнашу схемасы аны межалау, кадастр учетына кую, яңа барлыкка килгән участокка милек хокукын теркәү өчен кирәк". Яңадан бүлү нәтиҗәсендә гражданнарның милке булып саналган җир участокларының мәйданы билгеләнгән иң зур (предельный) җир участогы мәйданыннан артмаска тиеш. Һәр район бу зурлыкны үзе билгели. Җир мәйданын арттырган өчен түләргә туры киләчәк. Тик дәүләт һәм шәхси җирне яңача бүлү үтенечен кире дә кагарга мөмкиннәр. Законда кире кагу өчен дистәдән артык сәбәп күрсәтелгән. Беркем дә күршесенең җирен яки уртак җирне үзенә ала алмый. Күбесенчә сүз гадәттә җир участогына күрше булган, үзе күптән файдалана торган дәүләт яки муниципаль җиргә милек хокукларын теркәү турында бара. Шуны да әйтергә кирәк, закон тарафыннан җирне басып алган һәм законсыз файдаланган өчен штрафлар арттырылды.
ТР Кадастр палатасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев