Билгеле булганча, 1 апрельдән районда торак пунктларны чистарту буенча экологик икеайлык башланды.
Аяк асты юеш булуына да карамастан, Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Йолдыз авылларының кайбер гражданнары бу эшкә инде бүгеннән үк керештеләр: тыкрыкларда, йорт яны участокларында җыештыру эшләрен башлап, саклану чараларын күрә дә башладылар.
Әлбәттә, үзе яшәгән мохитне чиста тоту һәркемнең гражданлык бурычы булса, икенчедән, тир түгеп тапкан малыңны, җаныңны саклау чарасы да бит әле ул.
Үткән еллардагы вакыйгаларга күз салып, hич икеләнми шуны әйтә алам - апрель урталарыннан майның беренче яртысында коры hава шартлары янгын чыгуга төп сәбәп булып тора. Димәк, инде бүгеннән үк саклану чараларын күрү мәслихәт булыр.Исегезгә төшерәбез: янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, безнең пост хезмәткәрләре елның-елында "Торак" профилактика чарасы үткәрә. Быелның дүрт аенда гына да үзебез хезмәт күрсәткән Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Йолдыз авылларында 450гә якын йортта торак хуҗалары белән янгыннан саклану кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Очрашу вакытында гражданнарга өй hәм мунчалардагы мичләрне төзек тоту, төтен юлларын hәрдаим тикшереп-чистартып торырга киңәш ителде.
Янгынга китерүче сәбәпләрнең еш очрый торганы, ул да булса, сүндерелмичә ташланган тәмәке төпчеге, караучысыз калдырылган электр, газ приборлары да төзәтеп булмаслык фаҗигаләр чыгарырга мөмкин. Тагын бер кат искә төшерү урынлы булыр: ягыла торган мичләрнең 38 сантиметр зурлыгында янгынга каршы бүлгечләре булырга, мич авызы алдында кимендә 50х70 см зурлыктагы калай куелырга, төтен юллары өч айга бер чистартылып торырга тиеш.
Шулай ук кулдан ясалган электр приборларын куллану да катгый тыела. Өйләрегездә газ исе чыкканда шырпы яндырырга, кабаланып ут кабызырга hәм сүндерергә ярамый, чөнки шартлауга китерергә мөмкин.
Янгыннар шулай ук еш кына сарай, гаражларда да чыга. Әлбәттә, моны булдырмас өчен, гараж эчләрендә ягулык-майлау материаллары (20 л бензин, 5 кг май) саклау, ачык ут ярдәмендә ремонт эшләре башкару да катгый тыелган. Бу саклану чараларына бармак аша гына карарга ярамый, hәрдаим игътибарлы булырга кирәк. Тагын бер мөhим нәрсә: кул астында янгын сүндерү чаралары булганда (огнетушитель-янгын сүндергеч, ком белән савыт, ким дигәндә 200 литрлы сулы мичкә), башланып кына киткән янгынны сез үзегез дә сүндерә аласыз. Йорт-җирләребезнең hәм тормышыбызның иминлеге турында бергәләп кайгыртыйк.
Ришат Гыйниятуллин,
Иске Рәҗәптәге янгынга каршы
хезмәт җитәкчесе.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев