Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Имамнарга шаһәдәтнамә тапшырылды

Өченче көн безнең районга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, аның урынбасары һәм идарә вәкилләре килде. Аларны район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар каршы алды һәм озатып йөрде. Иң әүвәл горурлану хисе белән Болгар музей-тыюлыгы комплексына кергән Ак мәчеттә Коръән өйрәнү курслары ачылу тантанасы турында әйтергә...

Өченче көн безнең районга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, аның урынбасары һәм идарә вәкилләре килде. Аларны район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар каршы алды һәм озатып йөрде.
Иң әүвәл горурлану хисе белән Болгар музей-тыюлыгы комплексына кергән Ак мәчеттә Коръән өйрәнү курслары ачылу тантанасы турында әйтергә кирәк.
Нәкъ менә Ак мәчет каршындагы мәдрәсәдә дин сабагы алырга теләк белдергән унбиш имам өчен укулар инде башланды. Алар барысы да Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районыннан килгән. Укыту өчен тотылачак һәм башка чыгымнарны үз өстенә алган хакимият башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганиевка имамнар тирән рәхмәтләрен белдерделәр.
Соңыннан шәһәр мәчетендә Камил Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм Хәйруллин район авыллары имамнарына дүрт ел дәвамында имам вазифасын биләп тору хокукын бирүче шаһәдәтнамәләр тапшырдылар. Чарада шулай ук Чистай һәм Аксубай районнары имам-мөхтәсибләре, үзенең бик күп игелекле гамәлләре белән хөрмәт һәм ихтирам казанган олы йөрәкле эшкуар Нәзгат Мәгърифәтуллин һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев