Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Икенче мәктәп укучысы һөнәри осталык конкурсында алтын медаль алды

Укучыны һөнәри осталык буенча ярышларга 2нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова әзерләгән.

Шәһәрнең икенче урта мәктәбе укучысы Полина Никифорова «Профессионаллар» Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында «Мода технологиясе» компетенциясендә беренче урынны яулады. 

Чемпионат 3 февральдән 7 февральгә кадәр Казан технология һәм дизайн колледжы мәйданчыгында узды. Анда Казан, Чистай, Бөгелмә, Мамадыш, Болгар, Питрәч районыннан укучылар һәм һөнәри училище студентлары катнашты. 

Икенче мәктәп укучысы бик яхшы әзерлек, тегү эшләнмәләрен конструкцияләү һәм әзерләү технологияләре буенча белем һәм күнекмәләрен күрсәтә алды. 

Полинага диплом һәм алтын медаль тапшырылды. Тиздән аңа чемпионатның Калугада узачак Бөтенроссия этабы ярымфиналында чыгыш ясарга кирәк булачак. 

Укучыны һөнәри осталык буенча ярышларга 2нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова әзерләгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев