Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икеайлык бетсә дә, эшләр күп әле

Санитария-эпидемиология икеайлыгыннан соң шәһәр һәм районның авыл урамнары чистарып калды.

Аны 1 апрельдән алып 1 июньгә кадәр үткәрү турында карарны республика хакимияте боерыгы нигезендә район башкарма комитеты кабул иткән иде. Эшләр торак пунктларда һәм алар янындагы территорияләрдә тәртип урнаштыру буенча алдан расланган чаралар планы нигезендә башкарылды. Кар соң эрегәнгә күрә, апрельнең беренче яртысы артык нәтиҗәле булмады. Шуңа күрә тәртип урнаштыру эшләре бераз соңгарак калып башкарылды.
Район административ комисия әгъзалары эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергә рейдлар үткәреп, шәһәр, авылларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны ачыкладылар. Икеайлык вакытында барлыгы җиде шундый рейд үткәрелде. Комиссия утырышларында ТР административ хокук бозулар Кодексының 3.6 маддәсе буенча хокук бозган гражданнарга карата ачылган административ материаллар тикшерелде. Барлыгы 46 протокол каралды. Бозучыларга кисәтүләр ясалды һәм барлыгы 94500 сум күләмендә штрафлар салынды.
20 апрельдә Болгарда һәм район авылларында массакүләм өмәләр үткәрелгәч, торак пунктлар сизелерлек чистарып калды. Чүп-чар җыелган урыннар тәртипкә китерелде. Кешеләрнең күбесе тәртип урнаштыру турында үтенечләргә битараф калмады. Шулай да кимчелекләр җитәрлек әле. Мәсәлән, кайбер өйләр янында күптән искергән техника калдыклары - иске машина кузовлары, арбалар һәм башкалар аунап ятуы әле дә зур проблема булып тора. Ә бу исә шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозып тора. Еш кына йортлар янында озак вакыт утын, агач материалларының өелеп торуы да бернинди кысаларга сыймый.
Аерым игътибар сәүдә нокталары янында күпләп җыелган чүп-чарны чыгаруга бирелде. Бу уңайдан хәтта шәһәр эшмәкәрләрен чакырып, комиссиянең ачык утырышы да үткәрелде. Утырышта сүз шулай ук кибет яны территорияләрен төзекләндерү, вывескаларны, витражларны, тәрәзәләрне тәртипкә китерү турында барды. Чөнки дөресен әйткәндә, кайбер сәүдә нокталарының тышкы халәте бер дә күркәм түгел: диварлар акшарланмаган, тәрәзәләре пычрак. Бу кимчелекләрне бетерү артык күп акча таләп итми, бары тик чисталык һәм тәртипне генә даими сакларга кирәк. Ә бу исә - һәр кешенең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев