Ифтар ашын зурлап үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев районда хәйрия ашлары уздырды.
Изге Рамазан ае хөрмәтенә Иске Рәҗәп авылы ураза тотучылары өчен махсус "Ифтар ашы"н зурлап мәктәпнең спорт залында үткәрделәр. Якынча авыз ачарга 200 дән артык кеше килгән иде.
- Ифтар ашы Фоат Вәли улы инициативасы белән зурлап уздырыла, - диде авылдашларын якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлап район башлыгы Камил Нугаев. - Моның өчен "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте җитәкчесенә зур рәхмәт. Фоат Вәли улы безнең район өчен шәхсән үз акчасына күп эшләр башкарды. Игелек беркайчан онытылмый, кылган һәр савап барыбер үзеңә әҗер булып кайта ...
Чарада катнашкан Фоат Вәли улы да Иске Рәҗәп халкына бәйрәм сәламнәрен җиткерде һәм хөрмәт итеп хәйрия ашына килүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтеп уңышлар теләде.
Болгар мәчете имам-мөхтәсибе Фәрһад Минсәгыйрь сөйләгән вәгазьләрне, Коръән сүрәләрен ак яулыклы әбиләр, бабайлар белән яшьләр дә ихлас күңел белән тыңладылар. Авыл имамы Рамил Галимов моңлы тавышы белән азан әйткәннән соң ир-атлар кичке намазга бастылар. Ул кичтә Иске Рәҗәптә ураза тотучыларның барысы да Фоат Вәли улына исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер теләп дога кылдылар. Чын йөрәктән теләгән теләкләрнең барысы да кабул була диләр...
* * *
Якшәмбе кичендә Болгар шәһәре мәчетендә дә Ифтар ашы уздырдылар. Чарада район башлыгы Камил Нугаев, предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты. Хәйрия ашы уздыруда ярдәм иткән җитәкчеләргә һәм эшмәкәрләргә, шулай ук аерым кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев