Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Яңа тормыш” газетасы редакторы вафат булды

Тәлгат Мансур улы Җамалетдинов күптән түгел генә 60 яшен тутырган иде.

Бүген талантлы хәбәрче, язучы һәм шагыйрь, “Яңа тормыш” газетасының редакторы Тәлгат Җамалетдиновның йөрәге тибүдән туктады.

36 ел матбугат тармагында эшләү дәверендә Тәлгат Җамалетдинов газета укучыларга хисапсыз иҗат җимешләрен – хикәяләрен, шигырьләрен, башка әсәрләрен бүләк итте. Спас районында гына түгел, бөтен Татарстанда да аны белүчеләр, аның иҗатын яратучы һәм хөрмәт итүчеләр бихисап.

Ул рус һәм татар телендә иҗат итте.

“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы редакциясе Тәлгат Мансур улы Җамалетдиновның барлык якыннары һәм туганнарының олы кайгысын уртаклаша. Игелекле, ачык йөзле, талантлы хезмәттәшебез турында хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев