Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – инициатива күрсәтергә кирәк

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар игътибарына халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын күтәрү мәсьәләсе тәкъдим ителде. Район башлыгы Камил Нугаев үзенең кереш сүзендә моның бик катлаулы, шул ук вакытта актуаль тема булуын билгеләп үтте, аны безнең районда ТР Президентының "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы үрнәгендә авыл территорияләренең киләчәге белән...

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар игътибарына халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын күтәрү мәсьәләсе тәкъдим ителде.
Район башлыгы Камил Нугаев үзенең кереш сүзендә моның бик катлаулы, шул ук вакытта актуаль тема булуын билгеләп үтте, аны безнең районда ТР Президентының "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы үрнәгендә авыл территорияләренең киләчәге белән идарә моделен ясау" кадрлар резервы проекты өстендә эшләүче махсус белгечләр төркеме өйрәнә. Бу проектны тормышка ашыруның нәтиҗәле юлларын билгеләү өчен алар чыгарган нәтиҗәләрне депутатлар игътибарына тәкъдим иттеләр.
- Проектның мәгънәсе шунда, авыл җирлегендә халыкка яшәү өчен уңай шартлар тудыру, халыкны районны үстерүгә җәлеп итү һәм перспективада безнең район республикада иң яхшы егерме район исемлегенә кереп, башкалар өчен үрнәк булырга тиеш, - дип ассызыклады киңәшмәдә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисенең секретариат бүлеге мөдире Ренат Әхмәтҗанов. - Монда хәлиткеч сүз халыкка, аларның инициативасына бәйле...
Проектта катнашучы Радмир Беляев үз чыгышында эшнең барлык этапларын яктыртты, аңа планлаштыру, райондагы хәлгә анализ ясау, инициативалар җыю, пландагы чараларны тормышка ашыру керә. Эш төркеме 17 җирлектә булып, кешеләр белән аралашкан, проектны тормышка ашырырга ярдәм итүче көчле һәм җитешсез якларны ачыклаган.
Мәсәлән, Спас районы үзенең бай тарихи мирасы белән уникаль, Казан, Ульяновск, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләргә якын урнашкан. Бу туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Икенче яктан алганда, туризмга көчле инфраструктура кирәк. Урыннарда актив эш, инициатива таләп иткән башка мәсьәләләр дә җитәрлек. Аерым алганда, авыл хуалыгын, эшкәртү сәнәгатен һәм башка тармакларны үстерергә кирәк.
- Бу әле фаразлар гына, - дип билгеләп үтте докладчы, - шулай да без бердәм тырышлык белән проектны тормышка ашырырбыз дип ышанам...
Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов, "Киң тормыш" крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин үзләренең бу проектта катнашу планнары белән уртаклаштылар.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы проектның булдыклы, эшлекле кешеләр өчен зур мөмкинлекләр ачуын билгеләп үтте: инициатива теләсә нинди эшне үстерү өчен этәргеч бирүе турында берничә мисал китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев