Хуҗа, улына васыять итеп:
-- Мин үлгәч, мине иске кәфенгә чорнап, иске кабергә
күмегез, - дигән.
Улы, аптырап:
-- Ни өчен иске кабергә? - дигәч, Хуҗа:
-- Иске кәфен белән иске кабергә күмгәч, фәрештәләр бу кеше күптән үлгән икән инде дип, төрле сорау белән мине борчымаслар, - дип җавап биргән....
Хуҗа, улына васыять итеп:
-- Мин үлгәч, мине иске кәфенгә чорнап, иске кабергә
күмегез, - дигән.
Улы, аптырап:
-- Ни өчен иске кабергә? - дигәч, Хуҗа:
-- Иске кәфен белән иске кабергә күмгәч, фәрештәләр бу кеше күптән үлгән икән инде дип, төрле сорау белән мине борчымаслар, - дип җавап биргән.
* * *
Хуҗаның чапанын карак урлап качкан икән. Ул, каракны эзләп, туп-туры зиратка барган да бер буш кабер янына килеп утырган. Каракның кайсы якка качканын күргән бер кеше:
- Хуҗа, чапаныгызны урлаган карак әнә теге якка китте бит, ә сез монда нишләп утырасыз? - дигән.
- Ул карак, бер көн үлеп, барыбер монда килер, мин аны шунда тотармын, - дигән Хуҗа.
* * *
Беркөнне Хуҗа Насретдин тәһарәт алып намаз укымакчы була. Тәһарәт алганда бер аягына су җитми кала. Шуңа карамастан Хуҗа намаз укырга керешә. Аның, каз кебек бер аягын күтәреп торып, намаз укуын күргәч, мәчеттәге кешеләр:
- Әй Хуҗа әфәнде, бу ни эшләвең? - дип сораганнар.
Хуҗа аларга:
- Бу аягымның тәһарәте юк, шуның өчен күтәреп
укыйм,- дип җавап кайтарган.
Иске айны кая куялар
Көннәрнең берендә мәҗлестә утырганда, күп кенә мәсьәлә- ләр турында сөйләшкәннән соң, Хуҗага дошманрак бер кеше, аны халык алдында оялтмакчы булып:
- Әй Хуҗа, инде күп сорауларга җавап бирдең, менә
монысына да җавап бир: яңа ай тулгач, искесен кая куялар? - дигән. Хуҗа, бер дә аптырап тормыйча:
- Аны беркая да куймыйлар, иске айны тураклап, йолдызлар ясыйлар, - дип җавап биргән.
Яшелчә белән туена
- Йә Хуҗа, син ит ашамыйм дигән идең түгелме соң!
Ә үзең куян ите ашап утырасың? - дигәннәр икән, Хуҗа:
- Куян бит кишер белән генә туена, - дигән.
Ишәгемнән сорагыз
Бервакыт Хуҗа, ишәгенә атланып, юлга чыккан икән,
ишәген үзе теләгән якка алып бара алмагач, аны үз иркенә куйган. Ишәк, юлдан чыгып, үзе теләгән якка киткән.Бу хәлне күреп, Хуҗаның танышлары:
- Йә Хуҗа, ераккамы барасың? - дип сораганнар.
Хуҗа: - Мин кайдан белим, кая барасымны, менә бу тискәре ишәктән сорагыз, ул белә ,- дип җавап биргән.
Кызганган
Бер сәрхүш үтилгә җыйган тимер-томыр янында йоклап ята икән. Шуннан узып баручы Хуҗа Насретдин:
- И була соң тинтәк хатыннар, әзмәвердәй ирен үтилгә
тапшырган бит, - дигән.
Иң бай ил
- Иң бай ил - кайсы ил? - дип сорыйлар Хуҗадан.
- Әлбәттә, Рәсәй инде, - дип җавап бирә Хуҗа.
- Ни өчен Рәсәй, ә Америка түгел? - диләр аптырап.
- Шуның өчен, - ди Хуҗа. - Америкада Рәсәйдәге хәтле урлашу булса, аларның дәүләт казнасы күптән беткән булыр иде инде.
Сукырайгач күз күрер
Шулай бервакыт Хуҗа Насретдинның күзләре начар күрә башлаган.
- Йә Хода, бөтенләй күрмәскә әйләнсәң, ни хәлләр генә итәрбез? - ди икән хатыны.
- Аптырама, карчык, әлегә түзеп була, сукырайгач, күз күрер тагын, - дигән Хуҗа.
Нет комментариев