Үткән атна ахырында район җәмәгать советының чираттагы утырыш булды.
Тикшерүгә районда кризиска каршы үткәрелә торган чаралар турындагы мәсьәлә куелды һәм аның буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин чыгыш ясады. Ул райондагы социаль-икътисадый хәлләрне яктыртты, Украинадагы вакыйгалар уңаеннан сәяси хәлләрнең кискенләшүе, илебезне икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси яктан тотрыксызландыруга юнәлдерелгән Россиягә каршы...
Үткән атна ахырында район җәмәгать советының чираттагы утырыш булды.
Тикшерүгә районда кризиска каршы үткәрелә торган чаралар турындагы мәсьәлә куелды һәм аның буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин чыгыш ясады. Ул райондагы социаль-икътисадый хәлләрне яктыртты, Украинадагы вакыйгалар уңаеннан сәяси хәлләрнең кискенләшүе, илебезне икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси яктан тотрыксызландыруга юнәлдерелгән Россиягә каршы санкцияләр кертүнең ничек тәэсир итүен яктыртты.
Мондый шартларда тискәре факторларны киметүгә юнәлдерелгән яңа юллар, чаралар һәм алымнар эзләү, районның икътисадый һәм социаль тармагының тотрыклы эшләвен тәэмин итү - безнең төп бурычыбыз, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. Иң мөһиме - бөтен тырышлыкны беренче чиратта район бюджетының керем өлешен тулыландыру өчен төрле чыганаклардан файдалануга, барлык юнәлешләр буенча катгый экономия кертүгә юнәлдерергә кирәк.
Район башлыгы карары белән оештырылган социаль-икътисадый тармакта тискәре күренешләрне булдырмау өчен кризиска каршы комиссия килеп чыккан хәлне исәпкә алып, чаралар планын төзеде. Бюджет акчаларына экономия ясау, хезмәт базарын тотрыкландыру буенча чаралар күрелә, бәяләрнең үсүе контрольдә тотыла, шулай да утырышта билгеләп үтелгәнчә, социаль-икътисадый тармакта хәлләр катлаулы кала. Шуңа бәйле рәвештә җәмәгать советы башкарма комитетка, аның бүлекләренә чыгымнарның барлык статьялары буенча бюджет акчаларына экономия ясау, предприятие, оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләрнең салымнарны, пенсия һәм иминиятләштерү взносларын вакытында түләүне катгый контрольдә тотарга, агымдагы елга планнарны тулысынча тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр табарга тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек, һәйкәлләргә реконструкция һәм реставрация ясау һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев