Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Халыкка җайлы булсын өчен

Күп функцияле үзәктә төрле хезмәтләрне "бер тәрәзә" режимында күрсәтә башладылар. Узган ел көзендә эшли башлаган әлеге учреждение белгечләре муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтә. Муниципаль хезмәтләргә, мәсәлән, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, төзелеш, архив бүлеге, торак сәясәте белән бәйле мәсьәләләр керә. Дәүләт хезмәтләренә килгәндә, бу өлкәдә салым инспекциясе, социаль страхование фонды, эчке...

Күп функцияле үзәктә төрле хезмәтләрне "бер тәрәзә" режимында күрсәтә башладылар.
Узган ел көзендә эшли башлаган әлеге учреждение белгечләре муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтә. Муниципаль хезмәтләргә, мәсәлән, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, төзелеш, архив бүлеге, торак сәясәте белән бәйле мәсьәләләр керә. Дәүләт хезмәтләренә килгәндә, бу өлкәдә салым инспекциясе, социаль страхование фонды, эчке эшләр органнары хәл итәргә тиешле мәсьәләләр карала.
Әлеге үзәк хезмәтләреннән файдалануның бер кыенлыгы юк. Мөрәҗәгать итүче теге яки бу хезмәткә закон тарафыннан каралган документлар пакетын китереп тапшыра. Эшләрнең калган өлешен учреждение хезмәткәрләре әлеге ведомоствоның башка хезмәтләре белән бергәләшеп башкаралар. Бу клиентның вакытын экономияләргә һәм конкрет бер төр буенча документларны әзерләү процессын тагын да җиңеләйтергә ярдәм итә. Элек, мәсәлән, кирәкле документларны җыю һәм мәсьәләне хәл итү өчен төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу яңа системаның өстенлекләре күзгә күренеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә үзеңне кызыксындырган сорауларга бушлай консультация алу мөмкинлеге дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев