Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Халкыбызның онытылмас йолалары

Татар халкының буыннан буынга күчеп бара торган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар. Халык үткән юл, аның яшәеше тирән эз булып тарихта урын алган. Ләкин вакыт үтү белән кайбер гореф-гадәтләр онытыла. Мәсәлән, бергә кич утырулар, аулак өйгә җыелулар онытылып бара. Шуңа күрә йолаларыбызны барлау эше безгә йөкләнә.

Күптән түгел авыл Мәдәният йорты каршында өлкән яшьтәгеләр өчен эшләп килүче түгәрәк әгъзалары белән әнә шул онытылып бара торган "Орчык өмәсе" бәйрәме хәтердә яңарту өчен уздырылды. Һәр бәйрәмнең үз вакыты, үз тәртибе бар. "Орчык өмәсе" - эшләр азайгач, көз көне үткәрелгән. Сәхнә татар өе кебек киендерелгән. Идәнгә кулдан сугылган паласлар җәелгән. Бер кырыйда сандык. Аның өстендә каба, йон һәм орчык. Икенче якта әбиләрнең яшь чагында чиккән , бәйләгән әйберләре белән бизәлгән карават. Ашъяулык япкан өстәлгә самовар һәм тәм-томнар куелган. Катнашучыларның барысы да татар халык киемнәреннән киенгән. Күмәк эш башлана. Аларның кайсы бәйли, кайсы йон эрли, кайсы йомгакка җеп чорный, кайсы йон яза. Анага бала да ярдәм итә, бабай белән малай орчык ясый.
Эш уен-көлке, күңел ачу белән аралашып барды. "Башы телемдә, ахыры төендә" дип аталган мәкаль әйтеш уенында Адыл Минсафиннан да җитезе булмады. «Орчык бөтерү" уенында орчык кемгә карап туктап кала, шуңа җәза бирелә. Өмәдә катнашучылар шаулатып "сигезле", "дүртле" биюен дә биеп алдылар. Элекке балалар бакчасы мөдире Рәйсә Гатауллинаның гармунда үзе уйнап җырлавы, аягына тула оек белән чабата киеп биюе, үзе язган "Авылым минем Рәҗәп" дигән шигырен сөйләве тамашачыларны таң калдырды. "Ал яулык, гөл яулык" һәм түгәрәк уеннары залда утырган халыкны жанландырды. Шакирова Сәриянең мөнәҗәт әйтүен тамашачылар тын да алмыйча тыңладылар .
Бу көнне онытылып бара торган уеннар уйналды, җырлар җырланды. Яшь егет һәм кыз ролен укучылар Исламов Илфат, Минсафин Адыл, Зыятдинова Гүзәлия, Карпова Наилә зур осталык белән башкардылар, алар халкыбызның гореф-гадәтен киләчәктә дә онытмыйча сакларлар. Каюмова Резедә, Нурмөхәммәтова Нурия, Габделбәрова Гөлназ, Гатауллина Гөлнара, Минһаҗева Гүзәл, Вилданова Гөлҗиһан, Гәрәева Илсөяр, Гыйльфанова Фәнзиләләр "Авылым урамнары", "Сандугач, күгәрчен", "Гомер еллары", "Баламның баласы", Шома бас", "Яшьлегемә кайтыр идем", "Гармунчы моңнары", "Озату" Һәм башка җырларны аерым-аерым да, парлап та, такмакларны күмәк тә башкардылар. Гыйльметдинова Әнисә башкаруындагы татар халык биюен халык алкышларга күмде. Җырчы-биючеләргә мәктәпнең җыр укытучысы Резедә Миндубаева ярдәм итте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре алга таба да авылыбызның даны булсын. Борынгы гореф-гадәтләр бер-беребезгә киң күңелле, кунакчыл булырга, тәмле телебезне, уртак сыебызны җәлләмәскә, һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтылырга ярдәм итә.
Флёра Хәйретдинова.
Иске Рәҗәп авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев