Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл затларыбызга багышланды

Сүнәр иде тормыш, Син булмасаң, әгәр дөньяда... Нинди гадел, алтын сүзләр язган татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан. Сылу затларыбызның күркәм бәйрәме язның тернәкләнеп килгән мәленә туры килүе дә символик мәгънәгә ия. Яз яшәртүче, канатландыручы, җанга нур һәм илһам өстәүче илаһи көчкә ия. Ул һәр хатын-кызның көтеп алган бәйрәме. Алар...

Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң, әгәр дөньяда...
Нинди гадел, алтын сүзләр язган татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан. Сылу затларыбызның күркәм бәйрәме язның тернәкләнеп килгән мәленә туры килүе дә символик мәгънәгә ия. Яз яшәртүче, канатландыручы, җанга нур һәм илһам өстәүче илаһи көчкә ия. Ул һәр хатын-кызның көтеп алган бәйрәме. Алар арасында яшьләре, чибәрләре, өлкән яшьтәгеләре, саулыкка туймаганнары бар...
Чәчәкле Мәдәният йортында үткәрелгән "Әнкәмнең догалары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә төрле елларда авылыбызда яшәгән, хезмәт иткән, балалар үстереп илебезнең олы бүләкләренә лаек булган фидакарь затларны хөрмәтләү һәм искә алу белән башланды. Өч бала анасы, инде дәү әни дә булырга өлгергән Мәдинә Җиһаншина башкаруындагы "Әнкәмнең догалары" җыры барлык хатын-кызларга да бәйрәм сәламе булып яңгырады. Әниле-кызлы Гөлсинә һәм Рәсимә Гәрәевалар, мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Сабирова, җирле үзидарәдә эшләүче Гөлчәчәк Хәкимуллина, студент кызлар Ләйлә Минсәгыйрова, Сиринә Рәхимова, Гөлинә Хаҗибуллина, тәрбияче Гөлназ Фәйзиева, Болгардагы икенче урта мәктәптә укучы Азалия Исламгулова, Чәчәкле мәктәбе укучысы Алинә Беляеваның җырларын җылы кабул иттеләр. Гөлчәчәк Насыйбуллина башкарган татар кызы биюе дә күңелләрне күтәрде.
"Яңа тормыш" район газетасы хезмәткәре, авылдашыбыз Тәлгат Җамалетдиновың "Кемгә бирим чәчәкләрне?" шигырен укытучы Дания Нуриәхмәтова күңелләргә үтеп керерлек итеп тамашачыга җиткерде. Арабыздан иртә киткән әниләребезне, кадерле хатын-кызларны хөрмәт белән искә алдык.
Хатын-кызларыбызны ир-егетләр исеменнән Сәетрәүф Минзин, Равил Нотфуллин чын күңелдән котлап, зур уңышлар, исәнлек, бәхет теләделәр.
Бәйрәм алдыннан авыл китапханәсендә "Гүзәл сез, хатын-кызлар" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.
Гөлсинә Габделвәлиева, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев