Гаилә – дәүләтнең нигезе
Иске Рәҗәптә Гаилә елына старт бирелде
2024 ел илебездә Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Бу карар Президентыбыз Владимир Владимирович Путин фәрманы белән традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул ителде.
Иске Рәҗәптә – Гаилә елы
Күптән түгел мәктәбебездә Гаилә елын ачу хөрмәтенә тантаналы чара узды. Бәйрәмдә кунак итеп чакырылган авыл җирлеге башлыгы Мансур Әсхәт улы Нугаев, авылның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Флёра Әхмәт кызы Хәйретдинова, китапханә мөдире Илсөяр Зәкәрия кызы Нурхәмитова белән бергә укучылар һәм укытучылар катнашты.
Бәйрәмне сәламләү сүзе белән укучылар Алисә Гарифуллина һәм Әлфия Сәмигуллина башлап җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев залдагыларга мөрәҗәгать итеп, җәмгыять һәм Ватан тормышында гаиләнең бик зур роль уйнавын билгеләп үтте.
– Гаилә – кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе ул, – дип, Мансур Әсгать улының сүз-фикерен мәктәп директоры Илнур Гаммар улы Фәйзиев дәвам итте. – Гаилә ул – кечкенә генә бер дәүләт. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә янына аның барлык әгъзалары җыела. Гаиләләребез никадәр нык булса, тотрыклы булса, илебез дә көчле, кодрәтле була. Гаилә, мәктәп, мәдәният, спорт, пенсионерлар оешмалары кулга-кул тотынышып, бер юнәлештә эшләгәндә генә, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.
Ныклы гаилә тормышы алып баручы укытучылыр Сарыйм белән Әлфия Нургаязовлар, Илнур белән Гөлназ Фәйзиевлар да үзләренең гаилә тормышы белән таныштырып үттеләр.
Бәйрәмдә авыл китапханәсе мөдире Илсөяр Нурхәмитова гаиләгә багышланган китапларга күзәтү үткәрде.
Флюра Гәрәфетдинова һәм Рузинә Хәмидуллина башкаруында “Бәхеттә-шатлыкта” җыры барлык теләкләргә матур өстәмә булды.
Авылыбызның үрнәк гаиләләре
Авылның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Флёра Хәйретдинова авылның берничә күркәм, үрнәк гаиләсе турында сөйләп үтте. Бу гаиләләрдә балаларны кечкенәдән хезмәт-кә өйрәтеп үстергәннәр. Бары-сының да гаилә стажы зур – кулга-кул тотынышып, тормышта шатлыгын да, кайгысын да уртак бүлешеп, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлап, ярдәмләшеп кырык, илле, алтмыш ел яшә-гәннәре дә байтак. Алар туган җирнең чәчәк атуына, туган телне, традицияләрне саклауга зур өлеш керткәннәр һәм кертәләр.
Нык, тату гаилә корып, акыл-лы-тәүфыйклы балалар үстергән, авылдашларына матур үрнәк булып яшәүче гаиләләрнең берсе – Гатиннар гаиләсе. Халкыбызның “Агач тамырлары белән, ә кеше гаиләсе белән нык” дигән мәкале бар. Нурылхак абый белән Сафура апа (хәзерге көндә мәрхүмә) биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Нурылхак абый хезмәт юлын игенчелеккә багышлаган, гомере буе механизатор-комбайнчы булып эшләгән. Намуслы хезмәте өчен аны “Почет билгесе” ордены белән бүләкләгәннәр. Шулай ук СССРның ВДНХда (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) катнашып, бронза медальгә лаек булган.
Җизнәләре Салих абый Минсабиров да бик тырыш механизатор иде. Ул “ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Нурылхак абыйның улы Шамил да әтисе юлыннан китте. Ул бүгенге көндә Дамир Хәми-дуллин фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли. Дамир абыйлары мактап туя алмый үзен. Шамил тормыш иптәше Миләүшә белән ике бала тәрбияләп үстерделәр, олы яшьтә булган әти-әниләрен карыйлар.
Тагын бер механизаторлар династиясе – Габдрахмановлар. Әтиләре Габделхак абый Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Уллары Идрис, Рәис колхозда механизатор булып тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләделәр. Үз вакытында алар авылның тоткасы, уңган, булдыклы, эш сөючән колхозчылар булдылар. Балаларын да кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп, авырлыклар алдында куркып калмый торган итеп тәрбияләделәр.
Якуб абый белән Гөлзәйнәп апа Шәйдуллиннар гаиләсе дә үзләренең эш сөючәнлекләре, изге күңелле булулары белән дан казанган нәсел. Уллары Ринат лаеклы рәвештә “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исемен йөртә. Ул бүгенге көндә Дамир Хәмидуллин фермер хуҗалыгының алыштыргысыз механизаторы.
Алтмыш елдан артык бергә яшәү – үзе зур бәхет ул. Мөнир абый һәм Сафура апа Хәсәновлар – шундый бәхетле парларның берсе. Алар, кулга-кул тотышып тормыш сукмакларыннан атлап, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр һәм чын мәгънәсендә үрнәк гаилә булып яшиләр. Балаларына һәм үзләренә карата да таләпчән кешеләр. Балаларын хезмәт сөяргә, кыенлыкларга бирешмәскә, олыларга хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстерделәр. Мөнир абый белән Сафура апа хәзер гомер көзендә хезмәтләренең, тугрылык һәм мәхәббәтләренең рәхәтен күреп яшиләр. Уллары инженер-төзүче, ике кызлары – укытучы, бер кызлары теш кую буенча техник булып эшлиләр.
Мөнир абый, Сафура апа! Ныклы гаилә коргансыз, горурланырлыгыгыз да бар. Ни дәрәҗәдә кунакчыл булуыгызны тирә-якта белмәгән кеше юк. Әле бик күп еллар буена менә шулай бергәләшеп кунакларны каршыларга язсын! Алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерергә Ходай насыйп итсен үзегезгә.
Мингәрәй абый белән Гөлҗи-һан апа Хәйретдиновлар гаиләсе дә иң үрнәк, күркәм гаиләләрнең берсе иде. Ни кызганыч, узган ел гына икесе дә, берничә ай аерма белән, фани дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчтеләр. Алар алтмыш елдан артык бергә гомер итеп, биш бала тәрбияләп, олы тормыш юлына аяк бастырдылар. Бер кызы шәфкать туташы, ике кызлары – математика укытучылары, ике уллары – төзелештә җитәкчеләр булып эшлиләр. Гөлҗиһан апа терлекчелектә тырыш, намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәткән өчен “Почет билгесе” һәм “Өченче дәрәҗә Хезмәт даны” орденнары белән бүләкләнә. Аның шулай ук “Икенче дәрәҗә Ана даны” медале дә бар. Гомере буена җәмәгать эшендә актив катнашып, район Советы һәм өч чакырылышта авыл Советы депутаты булып торды. Урыннары оҗмах түрендә булсын мәрхүмнәрнең.
Флёра ХӘЙРЕТДИНОВА, Иске Рәҗәп авыл Советы депутаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев