8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында бәйрәм чаралары үткәрелде.

Бәйрәмгә килгән кешеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин котлады. Ул барысына да сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм гаилә бәхете теләде. Аннары тамашачыларның кайнар алкышлары астында Валерий Исенбаев белән Любовь Гайнуллинага никахлашу турында таныклык тапшырдылар, алар мәхәбәттә яшьнең чиге юклыгын тагын бер кат расладылар. Тормыштагы бу мөһим вакыйга белән аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова котлады. Үзенең җавап сүзендә Любовь Петровна җылы котлаулар өчен барысына да рәхмәт әйтте һәм үзе язган шигырь юлларын укыды. Быел никахларының кырык еллыгын билгеләп үтүче Равил Таҗи улы белән Галия Госман кызы Базыйровларга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медален тапшырдылар.
Бу көн күптән халык бәйрәменә әверелде. Аны дөньяның 45 илендә мәхәббәт, тугрылык, хисләр сафлыгын бәяләгән кешеләр билгеләп үтә. Шулай да бәйрәмнең тамырлары православие диненә бәйле, шунлыктан тамашачылар алдында Изге Авраамий чиркәвенең миссионер бүлеге җитәкчесе иерей Сергий Карпухин чыгыш ясап, дөньяда яшәгән кешеләр өчен гаиләнең нинди зур әһәмияткә, кыйммәткә ия булуын ассызыклап үтте.
Әлбәттә, мондый бәйрәмне концерт номерларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Тамашачылар алдында "Радуйся" квартеты, Ольга Лобанова һәм Сергий атакай, Наталья Каргина һәм Варвара Лисюк, Елена Избранова белән Сергей Лифантьев дуэтлары, шулай ук Изге Авраамий чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары, Рамилә Исхакова, Маргарита Пензина, Айдар Вәлиуллин, Татьяна Аптрейкина һәм башка үзешчәннәр чыгыш ясады. Тамашачылар һәр чыгышны кайнар алкышлар белән озатып, артистларга кушылып биеп тә алдылар.
Бәйрәм барышында үзәк мәйданда үзенчәлекле сәүдә эшләп торды. Анда Балалар иҗат йорты волонтерлары "Бердәм Россия" партиясенең яшьләр хәрәкәте белән бергә балалар кулдан ясаган төрле әйберләр саттылар. Җыелган акчалар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында, Донецк һәм Луганск өлкәләре балаларына мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга тотылачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев