Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ГАДЕЛ ТОРМЫШ ҖИМЕШЛӘРЕ

Спас белән Әлки районнары бер ата-ананың игезәк балаларыдай гомер бакый үзара аралашып, ярдәмләшеп һәм яхшы мәгънәдә көнләшеп-ярышып, килен-кияү алмашып яшәгән. Әлкилеләр Спас районы авылларында, ә Болгар төбәгеннән чыкканнар Әлкидә яшиләр, эшлиләр. Шундыйлар арасыннан Сөембикә апа һәм Габбас ага Нуруллиннар гаиләсе хакында язасым килә. Чөнки бу гаилә йөзендә ике район нәселенең...

Шәһит ГатАуллин.
Спас районының Татар Такталы авылыннан чыккан Габбас ага (кызганычка каршы, ул инде вафат) озак еллар Әлки районының "Актай" колхозына җитәкчелек итте, аннары, җитди авырып киткәнче, авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер вазифасын башкарды. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы Сөембикә апа исә Әлки районының Абдул Салманыннан (икенче төрле Морза Салманы дип тә йөртәләр), морзалар нәселеннән булган Зөлкарнәй хәзрәт оныгы. Пенсиягә кадәр саклык банкында оператор булып эшләде. Алар дүрт бала тәрбияләп үстереп, барысына да югары белем бирделәр. Олы уллары Эльмас, әтисе юлын сайлап, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын кызыл диплом белән тәмамласа,Фирдүс, Миләүшә һәм төпчек кызлары Алсу әнисе юлыннан китеп, икътисад өлкәсен үз итәләр. Хәзерге вакытта профессор, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Эльмас Габбас улы үзе тәмамлаган уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында эшли. Ул озак еллар буе бу уку йортында авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультеты деканы, авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасында мөдир вазифасын башкарды. Авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлаган икенче уллары Фирдүс башта «Актай» совхозында баш экономист вазифасын башкарып, хуҗалык "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте составына кергәннән соң, "Актай" отрядына җитәкчелек итә. Хәзер исә үзенең эшен ачып җибәргән. Казан финанс-икътисад институтын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кызлары Миләүшә Татарстан Республикасы Әлки районы казначылыгына җитәкчелек итә. Сеңелләре Алсу башта Казан хисап-кредит техникумында укып чыгып, аннары Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын тәмамлый. Хәзер ул Ташбилге авыл җирлегендә бухгалтер булып эшли. Инде менә Габбас ага белән Сөембикә апаның оныклары да берәм-берәм үсеп килә. Эльмас Габбасовичның кызы Эльнара Казан дәүләт аграр университеты экономика институтының бишенче курсында укый. Бик яхшы укыганга күрә, Россия Президенты һәм ТР Президенты стипендияләрен ала. Фән буенча аның биш материалы басылып чыккан. Тырышлыгын күреп, Эльнараны хәттә Англиянең Кембридж университетында да укытып кайтаралар.
Эльнараның энесе Эльнар да нәселнең традициясен саклап, Казан техник фәнни-тикшерү университетының (КНИТУ-КАИ) радио-электроник системалар факультетының өченче курсында укый. Бик яхшы укудан тыш, буш вакытында җыр-көйләр дә иҗат итә. Югары уку йортларына укырга кергәнче, апасы белән бергә музыка мәктәбен дә бик яхшы билгеләргә генә тәмамларга өлгергәннәр. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә техник фәннәр буенча бик яшьли доктор дәрәҗәсен алган Эльмас Габбас улы белемен яшь буынга тапшыруга үзеннән күп өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә 120ләп студент диплом эшләрен яклап чыга (аларның күпчелеге хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшли), ике кеше фән кандидаты була. Өч монографиясе, фәнни басмаларда чыккан дистәләгән материаллары да аның нәтиҗәле эшләвенә дәлил булып торалар. Гомумән, тырышлык, авырлыклардан курыкмыйча эшләү, күп уку Нуруллиннар гаиләсендә барысына да хас.
- Укуга хирыслык әнидән күчкәндер, - дип саный Эльмас Габбас улы. - Без кечкенә чактан ук әнинең бер кочак газета-журналлар яздырып укуын хәтерлибез.
Габбас ага белән Сөембикә апаның балалары хезмәт тәрбиясен дә кечкенәдән үк алган. Эльмас, мәсәлән, мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Бишенче класстан башлап, биш километр ераклыктагы Антоновка авылындагы урта мәктәпкә йөреп укый. Шулай итеп, егет балачактан ук авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп үскән.
Авыл хуҗалыгы институтында укыганда да каникул вакытларында комбайн штурвалы артына утыра. Уку йортын тәмамлаганнан соң, Амур өлкәсендә армиядә хезмәт итеп кайта. Ә аспирантурада укыганда сала башлаган йортында әле дә гаиләсе белән тату гомер кичерәләр.
Әти-әниләренең ярдәмен көтеп яткан бүгенге яшьләр өчен бу менә дигән үрнәк. Барысы да гаиләдә алган тәрбиядән тора икән. Габбас ага белән Сөембикә апа бик тыйнак, гади, гадел тормыш алып барып, балаларына да шундый тәрбия биргәннәр.
Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә