Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Евразия форумы делегациясе

Узган якшәмбе көнне Болгар музей-тыюлыгында Казан шәһәрендә үткән "Мирас һәм инновацияләр" Евразия шәһәрләре форумы делегациясе булып китте.

Бу чара ЮНЕСКО инициативасы белән, мәдәният һәм тарихи мирасны саклау максатында, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасны саклау конвенциясенең 40 еллыгы уңаенннан оештырылды. Татарстанда бу ел Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителүе символик әһәмияткә ия. Аны саклауга безнең республикада зур игътибар бирелә: Идел һәм Кама буенда яшәүче халыкларның традицияләрен без түкми-чәчми киләсе буынга тапшырырга бурычлы.
Делегация составына Россиянең төрле төбәкләреннән, Украина, Молдова, Бурятия, Франция, Төркия һәм башка илләрдән килгән 50 кеше керде. Һәйкәлләрне реставрацияләү һәм консервацияләү эше, яңа объектлар төзелешенең югары темплар белән баруын, археологик казу эшләрен кунаклар үз күзләре белән күрделәр.
Югары кунакларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валерий Осокин озатып йөрде. Күркәм традиция буенча, Идел болгарларының Ислам дине кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе янында форумда катнашучыларны традицион ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар.
Кунаклар зур кызыксыну белән Болгарның борынгы һәйкәлләрен, Ак мәчетне һәм Икмәк музее комплексын карадылар. Төркиядән килгән кунаклар Ак мәчетнең гыйбадәт залында намаз укыдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X