Евгений Савинов Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары урыныннан китте
Атналык планеркада Евгений Савиновка Мактау грамотасы тапшырдылар.
Бүген Спас районы администрациясенең атналык планеркасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савиновның вазыйфасыннан китүе турында игълан ителде.
Башкарма комитет җитәкчесе Роман Исланов Евгений Викторовичка район файдасына эшләгәне өчен рәхмәт белдерде:
"Евгений Викторович алты елдан артык социаль өлкәне җитәкләде, моңа кадәр биш ел кадет мәктәбе белән җитәкчелек итте. Чын запастагы офицер буларак, ул һәрвакыт югары һөнәри осталык күрсәтте. Бигрәк тә аның иң катлаулы чорлардагы – 2020 ел пандемиясе һәм мобилизация вакытындагы эшен билгеләп үтәсем килә. Ул барлык бурычларны да лаеклы үтәде", – диде Роман Леонидович.
Хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештырган өчен аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
"Бүген бездә егетләргә алгы сызыкта ярдәм итүнең нәтиҗәле системасы булдырылган. Евгений Викторович бу эшне җитәкләде һәм хәрбиләрдән рәхмәт сүзләренә лаек булды", – дип дәвам итте Роман Исланов.
Җавап сүзендә Евгений Савинов үз карарының сәбәбен аңлатты.
"Минем мөһим шәхси сәбәбем – тиздән безнең гаиләдә дүртенче бала туачак, һәм мин гаиләгә күбрәк вакыт бирергә телим. Барлык хезмәттәшләремә уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Минем урында эшләячәк кеше районны үстерү буенча уртак эшләребезне дәвам итәр дип ышанам”.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Евгений Савинов Спас районы башкарма комитеты башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев