Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Эшләдек тә, күңел ачарга да вакыт таптык...”

Үткәннәрне искә алып сөйләгәндә, Танкеевка авылында яшәүче хезмәт ветераннары Екатерина Евграфова, Лидия Прокофьева, Валентина Шемуратовалар, эшләдек тә, күңел ачарга да вакыт таптык, дип әйтергә яраталар.

Ирина Телицына
Әлеге хезмәт ветераннарының бөтен тормышы туган хуҗалыкларыннан аерылгысыз. Аларның язмышлары да бер-берсенә охшаган, гамьсез балачак еллары кыска була - барысы да иртә эшли башлыйлар.
Дүрт бала анасы Екатерина Андреевна Евграфова Танкеевка авылының өлкән яшьтәге кешеләреннән берсе. Сугыш вакытында тома ятим кала. Сугыш башлануга әтисен фронтка алалар. Ләкин ул сугыш кырына барып җитә алмый, фронтка бара торган эшелонны бомбага тоталар. Аңа туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Кырык икенче елда, оперциядән соң, әнисе дә үлә. Ул әбисенә бөтен терлекләрне сатып бетерергә куша, ләкин балаларны ятимнәр йортына бирмәвен үтенә. Екатерина әнә шулай әбисе канаты астында үсә.
Кыз бик иртә кул арасына керә. Бер эштән дә куркып тормый. Бик авыр сугыш һәм җимерек хуҗалыкны торгызу еллары яшьлегенең иң матур чорына туры килә. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күп кичерә. Ләкин ул бервакытта да зарланмый. Кая кушсалар шунда эшли.
Лидия Ивановна Прокофьеваның да язмышы шундый ук. Аңа да тормыш сынауларын шактый үтәргә туры килә. Сугыш башланганда аңа алты гына яшь булганлыктан, авыр һәм хәвефле еллар хәтерендә әллә ни сакланмаган. Ул гомере буе Танкеевкада сыер савучы булып эшли. Эше дә авыр, өендәге эш-мәшәкатьләре җитәрлек була. Лидия Ивановна барысына да өлгерә. Ире белән бергә өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Валентина укытучы, ә Люба белән Вера бухгалтер һөнәрен сайлыйлар. Хәзер инде дәү әнисен сөендереп, оныклары гына түгел, оныкчыклары да үсеп килә.
Ә Валентина Ивановна Шемуратова сугыш башланган елны туган. Гаиләдә өч бала үсә. Әтисен ул бөтенләй хәтерләми. Абыйсы белән фронтка китәләр һәм сугыш кырында ятып калалар. Әнисе өч баланы ялгыз аякка бастыра. Валентина Ивановна кечкенәдән үк сәламәтлеккә туймаса да, иллленче еллар башында яңа оешкан "Трехозерский" совхозында эшли башлый. Башта төрле эшкә йөри, аннары терлекчелек фермасына эшкә күчә. Ире Виктор Александрович белән иңгә-иң куеп кырык биш ел яшиләр. Икесе дә эшчән, тырыш булалар, тормыш арбасын бергә җигелеп тарталар. Күп итеп терлек-туар асрыйлар, бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәләр. Шулай да ял итәргә, күңел ачарга вакыт табалар. Бер генә бәйрәм дә Валентина Ивановна һәм дусларыннан башка үтми.
- Балаларыбыз да кечкенәдән эшләп үсте, - ди Валентина Ивановна. - Бакчада да безнең белән бергә эшләделәр. Хезмәт тәрбиясе беркемне бозмый...
Өч улы белән кызы Шемуратовларга сигез онык бүләк итәләр, бүген дәү әти белән дәү әни аларның уңышларына сөенеп яши.
Танкеевка авылында туып-үскән бу хатын-кызларның язмышлары бер-берләреннән аерылмый. Яшьлекләре шушы авылда үтә, биредә төпләнеп, гаилә коралар, балалар үстерәләр, гомерләренең алтын көзен дә туган авылында каршылыйлар. Буш вакытларында бергә җыелып, өй янындагы эскәмиядә яшьлек елларын еш искә алалар. Тормыш, дөнья мәшәкатьләре белән гомер үткәне сизелмәгән дә. Алар әле дә хәрәкәттә. Иң мөһиме - балаларының һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшиләр.
Фотода: Валентина Шемуратова, Екатерина Евграфова, Лидия Прокофьева (сулдан уңга).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев